Чирмешән районында нефть чыганагында кабель югалган
Кеше һәм закон

Чирмешән районында нефть чыганагында кабель югалган

Иске Сережкино авылында берәүнең мотоблогын урлаганнар. Чирмешәндә яшәүче ир-егет үзен кыйнаган авылдашын җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган. Туймәт янындагы нефть чыганагыннан кабель югалган.  Бу эшләр буенча тикшерү бара.

30 июньнән 6 июльгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частена 42 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 45 очрагы ачыкланган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегеннән алынды. 


Нет комментариев