Дин һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җомганы дөрес үткәрик
Җомга – иң мөбарәк, олуг көн ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җомга – кояш күтәрелгән көннәрнең иң хәерлесе”, – дип әйткән (имам Мөслим). Җомганың үз әдәпләре бар, бу көнне нәрсә эшләргә кирәк һәм ярамый?
-
Намаз укуны нәрсәдән башларга?
“Иң беренче чиратта шуны белик: намаз - безгә Аллаһның рәхмәте буларак бирелгән гамәл. Намаз күңелгә тынычлык, тәнгә сихәт бирә, безне тынычландыра. Намаз гыйбадәтен башкарып, кулларын догага күтәргән, Аллаһка мөрәҗәгать иткән кеше бу мизгелләрнең бик тә кадерле икәнен тоя.
-
Мөшбикә мәчетендә никахлашу һәм бала исеме кушу чаралары уза
Чирмешәннең Мөшбикә мәчете манарасыннан биш вакыт намазга чакырып азан яңгырый. Намазларга 10-12 кеше килсә, җомга көнне 25-30 кеше җыела.
-
Ни өчен төнгә каршы савыт-сабаны каплыйлар?
Төнгә каршы ашау-эчү савытларын капларга киңәш ителә. Ни өчен? Түбәндә сүз шул хакта.
-
Чирмешәндәге Архангел Михаил чиркәве рухание Кач ману бәйрәме турында сөйләде
Кач ману 19 гыйнварда билгеләп үтелә торган һәм иң борынгыларның берсе булган христиан бәйрәме. Ул Богоявление дип тә атала.
-
Раҗәб ае бара
Раҗәб ае – Аллаһы Тәгалә ае. Быел аның беренче көне 12 гыйнварга туры килде. Беренче җомгасы – Рәгаиб кичәсе дә нәкъ шул көнне.
-
Чирмешәннең үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе була
Вәгазьне Сарман мәчете имам-хатыйбы Габрахман хәзрәт сөйләячәк.
-
Сәдака бирергә мөмкинлек булмаса, нишләргә?
“Әгәр кешенең сәдака бирергә мөмкинлеге булмаса, ул аны малдан тыш булган башка әйберләр белән алмаштыра ала. Нәрсә белән?
-
Кызыл Яр мәчете сәдака акчаларына ремонтланган
Районыбызның егермеләп йортлы Кызыл Яр авылы мәчете тагын да матурланды.
-
Коръән укылган йортның өстенлекләре
“Берәүләр өйдә һәр көнне Коръән укый, икенчеләр елга берничә тапкыр Коръән укыта. Коръән укылган йорт нинди өстенлекләргә ия?
-
Су эчү кагыйдәләре
Исламда ашау белән эчүгә кагылышлы кагыйдәләр бар. Ә сез су эчү кагыйдәләрен беләсезме?
-
Бик көчле дога
“Көндәлек тормышта берәр авырту белән очрашмый калмыйбыз. Салкын тию яки җитди авырулар булмаса, һич булмаса, берәр җиргә бәрелеп булса да куябыз. Исламда исә һәр төр авырлыкка каршы дәва бар: ул - дога.
-
Чирмешән мәчетендә рәхмәтле булу турында вәгазь сөйлиләр
Мөшбикә мәчетендә рәхмәтле була белү турында сөйләшәчәкләр.
-
Түбән Чегодай авылында мәдрәсә булачак
Түбән Чегодай авылы мәчетенә янкорма итеп мәдрәсә бинасы төзи башлаганнар.
-
Бүләк бирү – күркәм сөннәт
“Динебездә мөселман кардәшләребезгә изгелек кылу, бер-берләребезнең күңелен күрүгә зур әһәмият бирелә.