Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Рамазан ае фазыйләтләре

«Хозур дин турында» телеграм-каналында Рамазан ае фазыйләтләре чыкты.

  • Кешедә тәкъвалык арта, тәкъвалык иманны куәтли.
  • Ураза тотып кеше Аллаһы Тәгалә боерыгын үти, Ул тыйганнан тыела.
  • Күңелләр йомшара, нечкәрә. Бай кеше дә, фәкыйрь кеше дә ураза тота. Аллаһы Тәгалә каршында без барыбыз да тигез.
  • Кешедә гөнаһка каршы тору көче арта, адәм баласы сабырлык дәресләре ала.
  • Аллаһы Тәгалә – Мәрхәмәт иясе. Ул ризыкландыра. Ризыкны Аллаһы Тәгалә бирмәсә, яңгыр яумаса булмый. Уразада ризык булса да, без Аллаһы Тәгалә тыюын үтәп, аңа кагылмыйбыз.
  • Уразалы булулары белән, Аллаһы Тәгалә каршында кешеләр бертигез, әмма кемнең иманы куәтлерәк, шул кеше Аллаһы Тәгалә каршында өстенрәк. Кем байрак, шул өстенрәк түгел, чөнки байлыкны Аллаһы Тәгалә бирә, диелә хәбәрдә.

«Хозур дин турында» телеграм-каналы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев