Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы мәчетләрендә көн дә диярлек ифтар мәҗлесләре оештырыла

Район мәчетләрендә, башка еллардагы кебек үк, быел да авыз ачтыру мәҗлесләре еш оештырыла.

- Күп авылларда, үзләренең мәчетләрендә ифтарлар оештыру мөмкинлеге булсын дип, дин йортларына янкормалар төзеп, ашханәләр ясалды. Быел Иске Кади, Утыз Имән авылларында һәр көнне авыз ачу мәҗлесләре оештырыла. Лашман һәм Әмирдә андый ашханәләр элегрәк тә бар иде, анда да быел мәҗлесләр еш була. Бәркәтә, Түбән Чегодай, Югары Чегодай, Түбән Кәминкә авыллары халкы да бу яктан бик актив. Туймәттә, Керкәледә ифтарлар уздыручылар исемлеге ай буена тулы. Чирмешәннең Үзәк һәм Мөшбикә мәчетләрендә ай башында мәҗлесләр сирәгрәк иде, икенче яртысына язылучылар шактый. Төрле авыллар халкы да берләшеп оештыра, аерым гаиләләр дә, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. – Кешеләр бу изге айда Аллаһының ризалыгын эзли, әҗер-сәвап эшләргә тырышалар, шуңа да ифтарлар үткәрүдә актив катнашалар.

Мәчетләрдә генә түгел, өйләрдә дә ифтарлар еш оештырыла икән. Бу айда кечкенә генә изге гамәл дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә Рамазан аенда мөселманнар бу мөмкинлекне кулларыннан ычкындырмаска тырыша. Тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйланган мөселман кардәшләр бу ифтарларны оештыручыларга, әзерләүчеләргә һәм ярдәм итүчеләргә үзләренең зур рәхмәтләрен җиткереп, дога кылалар.

- Район башлыгы Рамил Айбатов 15 мартта Мөшбикә мәчетендә ифтар мәҗлесе оештыра. 19ында исә, районнан 20 кешелек делегация белән республикакүләм ифтарга Казанга барырга ниятлибез. Шул ук көнне мөфти сайлау буенча корылтай да булачак, - диде Рамил хәзрәт. – Тоткан уразаларыбыз, һәрбарчабызның оештырган ифтарларыбыз кабуллардан булсын.

Рамил Ибраһимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев