Дин һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән районында сәхәр һәм ифтар вакыты
Районда яшәүчеләр изге Рамазан аенда сәхәр һәм ифтар вакыты белән кызыксына. Түбәндә шул хакта мәгълүмат урнаштырабыз.
-
Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды
10 марттан 11 мартка каршы төндә изге Рамазан ае башлана, бу чорда дин тотучылар ашаудан һәм су эчүдән тыела, догалар укый һәм изге эшләргә аерым игътибар бирәләр, дип сөйләде РИА Новостига Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния идарәсе рәисе урынбасары Рушан Аббясов.
-
Фитыр сәдакасы алгач укыла торган дога
Аллаһүммә тәкәббәл фитратәһү үә сиямәһү үәстәҗибү догаәһү үәгфирзүнүбәһү үә әккид имәнәһә үә әксыйр үмүәләһү үә үәффикһү галә хәйри мәкасыйдаһ.
-
Кем ураза тотарга тиеш?
Аллаһның ураза тотарга биргән әмере һәркемгә: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, эшчеләргә, укучыларга – барлык кешегә дә йөкләнгән. Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яисә югары уку йортларында укуы ураза тотмаска сәбәп булып тормый. Ә кемнәр ураза тотмый?
-
Сәламәтлек күзлегеннән Уразага бәйле иң мөһим сорауларга җаваплар
Изге рамазан ае башланырга да санаулы гына көннәр калды. Ураза тотканда күңелебез генә түгел, тәнебез дә чистара. Бу айда сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Нинди чирләр вакытында ураза тотарга киңәш ителми? Тәҗрибәле табиблар белән шул хакта сөйләштек.
-
Ураза тоту ашау-эчүдән тыелу гына түгел
“Ураза – асылда, кояш чыкканнан батканчыга кадәр ашау, эчү, якынлык кылудан тыелу ул. Шулардан тыелмасаң, ураза бозыла. Әмма тагын бер тыелу турында онытырга ярамый. Гайбәт, ялган, ачуланышу кебек гамәлләрдән дә тыелу мөһим.
-
Чирмешәндә кабер казырга әллә никадәр яңа эш кораллары алдылар
Чирмешәндә яшәүче бер төркем ир-егетләр кабер казу, зиратны тәртиптә тоту өчен акча кушылып, яңа эш кораллары сатып алдылар.
-
Епископ Пахомий Чирмешәндә илаһи литургия үткәрде
Чирмешәнгә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий килеп китте. Район үзәгендәге Петр һәм Павел гыйбадәтханәсе янында аны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова каршы алды.
-
Чирмешәнлеләр изге Рамазан аена әзерләнә
Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай – Рамазан ае якынлаша. Быел ураза март аена – апрель башына туры килә.
-
Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөселманнарны котлый. Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә. Ул Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төнендә, ягъни Изге Рамазан аена төгәл ике атна кала җитә.
-
Намаз укуның нинди фазыйләтләре бар?
“Кем биш вакыт намазны төгәл һәм ихлас үтәсә, аңа биш нәрсә бүләк ителер. Алар нәрсәләр?
-
Ураза тоту зыян китерәме?
“Рамазан ае белән бәйле бер ялгыш фикер бар. Ул да булса: “Ураза тоту минем сәламәтлегемә зыян китерә”. Еш кына кайбер кешеләрдән: “Мин ач тора алмыйм, миңа килешми, авырый башлыйм”, - дигән сүзләр ишетергә туры килә.
-
Машина йөртүчеләр өчен ДОГА
«Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Бисмилләәһи мәҗрээһәә вә мүрсәәһәә иннә раббии ләгафүүрур-рахиим».
-
2024 елга Ураза һәм Корбан гаете көннәре
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Һиҗри буенча 1445-1446 елларга яки Милади буенча 2024 елга Ураза һәм Корбан гаете көннәре билгеле.
-
Яман гадәтләрдән арыну өчен дога
“Без еш кына: «Мин көчсез. Раббыбыз мине шундый итеп халык кылган, берни эшләтә алмыйм», – дияргә һәм шулай итеп үзебезнең яман гадәтләребезне акларга тырышабыз. Кайберләребез ураза тотабыз, әмма гайбәт сөйләүдән туктамыйбыз. Яки вак-төяк мәсьәләләр буенча алдауны дәвам итәбез. Әй, нәрсәсе бар инде аның, иң мөһиме ураза тотам бит, уйлыйсызмы?! Ялгышасыз!