Чирмешән районы башлыгы якташларын ифтарда сыйлады
Район башлыгы Рамил Айбатов Чирмешәннең Мөшбикә мәчетендә 140лап якташыбыз өчен ифтар табыны көйләтте.
Ахшам намазын укыр алдыннан вәгазь сөйләргә Зәй районы мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин килгән, аның нәсел тамырлары безнең яктан, Утыз Имән, Кармыш авылларыннан икән. Чакырылган кунаклар арасында күрше Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкенеев, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефтепром – Зүзәйнефть” җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин да бар иде.
Вәгазьдән һәм намаздан соң барлык кунакларны мәчеттә көйләнгән мул табынга дәштеләр.
-Рамазан ае белән барыгызны да тәбрик итәм. Мондый мәҗлесләрне күп якташларыбыз оештыра. Кунагың күбрәк булган саен, әҗер-савабы күбрәк була, диләр. Мәҗлесләрдә кылган догаларыбыз, теләкләребез кабул булсын. Тынычлыкта, муллыкта яшик. Районыбызны үстерү өчен бер якка тартып эшлик. Бик зур рәхмәт барыгызга, - диде ифтарны оештыручы Рамил Айбатов.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев