Республика ифтарына Чирмешән районыннан 30 кеше бара
Бүген “Казан-Экспо” үзәгендә узучы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтаенда безнең районнан ун кеше катнаша.
Районыбыз мәчетләре имамнарыннан торган делегацияне район башлыгы Рамил Айбатов һәм район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов җитәкли. Әлеге чарада республика мөфтие сайланачак.
Кичен шунда ук XIII Республика ифтары узачак, табын 13 мең кешегә исәпләнгән.
- Әлеге чарада районнан 30 кеше катнашачак. Билетларны барырга теләгән дин кардәшләребезгә тараттык. Гаиләләре белән баручылар да, махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары да бар, - диде Рамил Ибраһимов. – Делегацияне махсус автобус белән алып барабыз.
Рамил Ибраһимов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев