Бәйгеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлмәт районының Елховой авылы вәкиле - "Татар егете 2017" республика бәйгесе җиңүчесе
Барлыгы конкурсның йомгаклау өлешендә сигез татарстанлы көч сынашты. (Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). "Татар егете-2017" бәйгесендә Әлмәт районының Елхово авылыннан Ринат Гарифуллин җиңде. Бу хакта "Челнинские известия" яза. Конкурсның йомгаклау өлешендә җиңүче исеме өчен15-23 яшьлек сигез яшь егет көч сынашты. Алар Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман районыннан иде. Егетләр үз...
-
Чирмешән районында Утыз Имәни премиясе лауреатлары билгеле булды
2016 ел йомгаклары буенча, районның Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия лауреатлары ачыкланды. Район башлыгы карары нигезендә, бу дәрәҗәле бүләккә "Техтранссервис" җәмгыяте генераль директоры, Чирмешәндә яңа мәчет төзетүче игелекле эшкуар Миндар Әгъләмов, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Илһам Мортазин, район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллиналар лаек булдылар. Лауреатларга таныклыклар,...
-
Чирмешәндә полициянең яшь ярдәмчеләрен сынадылар
Чирмешәндә хокук бозуларны кисәтү йөзеннән оештырылган отрядлар арасында республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Жюри яшь тәртип сакчыларының хәрбиләрчә атлап йөрүләрен (строевая подготовка), законнарны белүләрен, иҗатта осталыкларын сынады. Районыбыз мәктәпләрендә тугызар укучыдан торган 11 шундый отряд төзелгән иде. 2 нче Чирмешән мәктәбе спорт залында алар "энә күзеннән" үткәрелде дип була. Полиция...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясенә артистлар килде (ФОТО)
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе "Мин дә артист булдым" иҗат бәйгесенә йомгак ясады. Бу юлы Иске Кадидан Госман Мортазин беренче урында. Үзе дә сәхнә ветеранының "Әби дә , Шүрәле дә булдык" исемле язмасын күпләр кызыксынып укыгандыр, ошаткандыр. "Сәхнә - үзе бер дөнья" авторы Фәнис Шәфыйков (Кара Чишмә) һәм "Кара чутыр артист...
-
Игътибар: фотоконкурс!
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасы сайты "Минем яраткан кыз туганым" фотоконкурсы игълан итә. Фотоконкурс 6 марттан 6 апрельгә кадәр үткәрелә, нәтиҗәләр 7 апрельдә ясала. Фоторәсемнәрне авторның үзе һәм яраткан кыз туганы турында мәгълүмат белән verstka07@list.ru адресына җибәрергә кирәк. Үзегезгә ошаган фоторәсем авторы өчен конкурс турындагы баннерга (сайтның баш битендә,...
-
Приз фонды 500 мең сум булган Рөстәм Миңнеханов исемендәге премия игълан ителде
«Россия - Ислам дөньясы» стратегия төркеме «Россия - Ислам дөньясы» дип аталган бәйге игълан итә. Эшләр рус телендә кабул ителә. Гаризаларны 2017 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Ислам рухы чагылдыруга, динара сабырлык, тынычлык һәм гаделлек темаларына юнәлдерелгән очерк, мәкалә, репортаж, телерадио тапшырулары, фильмнар буенча иң яхшы эшләргә премия биреләчәк....
-
Чирмешәндә “Ел класс җитәкчесе” бәйгесендә иң яшь катнашучы җиңде
Кадет мәктәп-интернаты укытучысы Софья Нерсесова "Кеше тәрбияләү" республика конкурсының муниципаль этабында "Класс җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды. Аңа зона бәйгесендә район данын якларга туры киләчәк. Бәйгенең беренче этабында район мәктәпләреннән 22 класс җитәкчесенең конкурска килгән материаллары каралган. Конкурсантлар таныш булмаган сыйныфта тәрбия сәгатьләре үткәргәннәр. Финалга чыккан алты кеше җюри игътибарына үзләре,...
-
“Йолдызлык”ка җыенабыз
"Йолдызлык" эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестиваленең безнең төбәктәге сайлап алу туры быел март аенда Нурлатта узачак. Районыбызның яшь артистлары шушы бәйгегә әзерләнә. Анда бездән якынча иллеләп бала катнашырга тиеш.
-
Чирмешән районының иң шәп вожатые Казанга барачак
"Иң шәп вожатый" республика конкурсының район турында иң яхшы отряд вожатыйларын ачыкладылар. Бәйгедә җиңүче булып танылган Күтәмә мәктәбе укучысы Люба Уляшкинаның конкурс эшләре Казанга "заочный" турга җибәрелә. Якташыбыз бу сынауны да уңышлы узса республикада район данын яклаячак. Әлеге бәйгедә вожатыйларның иң активлары катнашты, жюри алар арасыннан да иң-иңнәрен сайлап алды....
-
Чирмешән кадетларын телевизордан карагыз
Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучылары "Алга, яшүсмерләр!" республика хәрби-спорт уеннарында катнашып, 5 нче төбәк зонасында беренче урын яулаган. "Яңа гасыр" телеканалы исә бәйге нәтиҗәләре буенча "Җиңүчеләр уены" дип аталган тапшырулар төшергән. Безнең кадетлар катнашындагы уен 10 февраль көнне 16 сәгать 25 минутта эфирга чыгарга тиеш.
-
Чирмешәннең "Ел тәрбиячесе" Наталья Чернова "Ромашка"да эшли
Җиңүче һәм икенче, өченче урыннарны алган тәрбиячеләр бәйгенең республика этабында район данын яклаячаклар. Мөгаен, күп кешенең "флексагон", "эбру" дигән төшенчәләрне гомумән ишеткәннәре дә юктыр. "Ел тәрбиячесе" район конкурсының финалында катнашучылар үзләренең тирән белемнәрен генә түгел, балалар белән уртак тел табу, шундый авыр сүзләрне дә сабыйларга аңларлык итеп җиткерү, кечкенәләрдә кызыксыну...
-
Чирмешәндә хат ташучылар бүләкләнде
Район газетасы редакциясендә 2017нче елның беренче яртыеллыгына газета - журналларга яздыру буенча хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. -Мин эшемне бик яратам, - ди Иске Кади элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Илалиева. - Коллективыбыз да бик яхшы. Хат ташучылар Әлфинә Шәрипова, Иркәнур Сафина, Мәдинә...
-
"Безнең Чирмешән" - җиңүче
"Безнең Чирмешән" газетасы тагын бер республикакүләм бәйгедә җиңүчеләрнең берсе, бу юлы без икенче урында. "Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык гамәлгә ашыручы программаларны яктыртуда иң яхшы муниципаль басма" номинациясендә әлеге казанышы өчен редакция Диплом белән һәм акчалата бүләкләнде.
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы быел да беренче
"Безнең Чирмешән" газетасы быел да "Кеше һәм табигать" республика конкурсының - җиңүчесе. Шәһәрләр һәм районнар матбугат чаралары арасында "Матбугат чараларында иң яхшы язма" номинациясендә без, былтыргы кебек, кабат беренче, Диплом, бүләк иясе булдык.
-
Чирмешәндә булачак механиклар көч сынашты (+ФОТО)
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студенты Марат Вәгыйзов авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү буенча Сарманда үтәчәк һөнәри осталык бәйгесендә көч сынашачак. Дөрес, булачак техник-механикка осталыгын әүвәл үз техникумында дәлилләргә туры килде. -Сәбәбен таптыңмы, нәрсә булган? - диде бәйге эксперты Сергей Малешин трактор кабинасында прибор белән нидер тикшергән Виктор Кандровка. -Предохранителе янган,...