Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән районының иң шәп вожатые Казанга барачак

"Иң шәп вожатый" республика конкурсының район турында иң яхшы отряд вожатыйларын ачыкладылар. Бәйгедә җиңүче булып танылган Күтәмә мәктәбе укучысы Люба Уляшкинаның конкурс эшләре Казанга "заочный" турга җибәрелә. Якташыбыз бу сынауны да уңышлы узса республикада район данын яклаячак. Әлеге бәйгедә вожатыйларның иң активлары катнашты, жюри алар арасыннан да иң-иңнәрен сайлап алды....

"Иң шәп вожатый" республика конкурсының район турында иң яхшы отряд вожатыйларын ачыкладылар.


Бәйгедә җиңүче булып танылган Күтәмә мәктәбе укучысы Люба Уляшкинаның конкурс эшләре Казанга "заочный" турга җибәрелә. Якташыбыз бу сынауны да уңышлы узса республикада район данын яклаячак.

Әлеге бәйгедә вожатыйларның иң активлары катнашты, жюри алар арасыннан да иң-иңнәрен сайлап алды. Беренче Чирмешән мәктәбеннән Владислава Филимонова һәм Әккәрәйдән Александра Красновалар икенче урынны бүлештеләр, икенче Чирмешән мәктәбеннән Алена Ваулина өченче булды.

-Конкурсантлар инициативалы, креатив булуларын, фикерләрен башкаларга оста итеп җиткерә алуларын күрсәттеләр, - ди мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Флюра Гыйләҗетдинова.

Укучыларның пионер оешмасының 95 еллыгына багышлап язылган эсселәре дә бик үзенчәлекле. Конкурсантлар әти-әниләре, әби-бабайларыннан пионерлар тормышы турында күп мәгълүмат алганнар. Вожатыйлар үз отрядларында уздырган чараны да тамашачыларга һәм жюрига сурәтләп бирделәр, 10 минут эчендә гражданлык-патриотлык проектына багышлап акция яки чар уйлап яздылар, аның максатын һәм бурычын дәлилли алдылар.

Район мәктәпләрендә гражданлык-патриотлык һәм социаль-хокукый юнәлештә 89 берләшмә эшли. Аның членнары республика һәм Бөтенроссия конкурсында актив катнашалар һәм призлы урыннар да яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Конкурслар вожатыйлар Казанга