Бәйгеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кулга – эш, күңелгә – бәйрәм
Рус фольклоры мәсьәләләренә кагылышлы Казанда үткән фәнни-гамәли конференциядә якташларыбыз - республика рус милли-мәдәни берләшмәсенең райондагы рәисе урынбасары Ирина Митяева, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Елена Юриналар катнашып, агачтан кул эшләнмәләре темасына чыгыш ясаганнар. Казанда үткән бу чараның "Кулга - эш, күңелгә - бәйрәм" күргәзмәсендә район сәнгать мәктәбе укучыларының агачтан бизәкләп ясаган...
-
Көн фотосы
Су җылы түгелме, төшсәк эремәбез микән? Марат ГОМӘРОВ фотосы.
-
Бәркәтә укучылары чисталыкны ярата
Бәркәтә урта мәктәбе укучылары "Мәктәп экопатруле" республика конкурсының җиңүчеләре рәтеннән, Казанда узган йомгаклау тантанасында катнашып, республиканың Премьер - министры Илдар Халиков кулларыннан бүләк алганнар. Мәктәп укучылары укудан буш вакытларында мобиль телефоннарына тиешсез урыннарда яткан чүплекләрне төшереп, Татарстанның Экология һәм табигый министрлыгына юллаганнар. Белгечләр алар хәбәр иткән урыннарга чыгып, чүплекләрне бетерү...
-
Чирмешән студентлары өчпочмак та, зразы да пешерә беләләр (+ФОТО)
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында укучы кызлар аш-су осталыгы бәйгесендә сыналды. Аның җиңүчесе Антонина Матягина - Күтәмә авылы кызы көрәшне Казанда республика күләмендә дәвам итәчәк. Күрсәң икән аларның ризыкларын, ничек бизәп куйганнар?! Кара җимеш, болгар борычы кыстырган тавык рулеты; кыздырылган балык, үзләре әйтмешли "сложный гарнир" белән - бәрәңге, яшел борчак,...
-
Чирмешән кадетлары "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында отканнар
Район үзәгенең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә узган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенында Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы командасы музыкаль сорауларның унысына да бер хатасыз җавап бирүе белән шаккаттыра. Шулай да бәйгедә кадетлар мәктәп-интернаты укучылары "башлырак" булып чыккан. Оештыручылар: Форпост" яшьләр үзәге, "Яшь гвардия" активистлары, районның яшьләр һәм спорт эшләре...
-
Чирмешән мәчете конкурс игълан итә
Чирмешән мәчете быел да шәмаилләр ясауга конкурс игълан иткән. Бәйгегә декабрь азагында йомгак ясалачак. - Балалар үз эшләрен - рәсемнәрен Чирмешән мәчетенә китерсеннәр иде. Иң яхшы шәмаилләр ясаучыларны бүләкләр көтә, - ди мәчет имамы Рәмил Ибраһимов.
-
Ишлинкадан Валентина Сырукина - “Авыл гүзәле”
Ишлинка авылыннан Валентина Сырукина "Чирмешән гүзәле" район бәйгесенең зона турында "Авыл гүзәле" титулына лаек булды. Урманасты Үтәмеш авылында оештырылган әлеге чарада сигез авылдан килгән кызлар катнашты. "Чирмешән гүзәле" ул матурлык бәйгесе генә түгел, конкурста катнашучыларга төрле сынаулар аша да узарга туры килде. Интеллектуаль турда райондашларыбыз татар теле, район, авыллар тарихына...
-
"Чирмешән гүзәле" конкурсы старт алды
"Чирмешән гүзәле" район бәйгесенең зона турлары Урманасты Үтәмеш, Югары Кәминкә, Иске Элмәле мәдәният йортларында узачак. Аларда җиңү яулаган чибәрләр март аенда финал бәйгесендә очрашачак. Районның иң гүзәл кызы Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан билгеле булачак.
-
Көн фотосы (ФОТКОНКУРС)
Әти мунча яга, мин ишегалдын себерәм...
-
Чирмешән врачлары бәйгедә катнаша
Республикада "Минем яраткан балалар табибым" халык премиясе кысаларында иң яхшы педиатрны сайлаячаклар. Ул http://kazan2016.bestpediatr.ru/ сайтында тавыш биреп ачыкланачак. Әлеге бәйгедә безнең районнан Сәидакмал Әнвәров һәм Саимә Әбдрәшитова катнашачак. Сайлаулар 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Чирмешәнлеләрне үз табибларыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, тавышны өлкәннәр дә...
-
Көн фотосы (ФОТОКОНКУРС)
Мин җыйган балан кышын бик тансык була.
-
Көн фотосы (ФОТОКОНКУРС)
Мин дә глава булырмын әле!
-
"Безнең Чирмешән" газетасы сайты фотоконкурс игълан итте.
Хөрмәтле райондашлар, әлеге бәйгедә катнашу өчен verstka07@list.ru электрон адресына кызыклы, гадәти булмаган фотолар җибәрергә кирәк. Иң шәп һәм яхшы сыйфатлы фотолар nashcheremshan.ru сайтында урын алачак. Берничә фоторәсем әлеге сайтта урнаштырылды да, аларны йөзләгән кеше карады һәм бәяләде.
-
Көн фотосы (ФОТОКОНКУРС)
Бәлки, ничектер килешербез?!
-
Көн фотосы (ФОТОКОНКУРС)
Безнең район кияүләреме болар?