Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә хат ташучылар бүләкләнде

Район газетасы редакциясендә 2017нче елның беренче яртыеллыгына газета - журналларга яздыру буенча хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. -Мин эшемне бик яратам, - ди Иске Кади элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Илалиева. - Коллективыбыз да бик яхшы. Хат ташучылар Әлфинә Шәрипова, Иркәнур Сафина, Мәдинә...

Район газетасы редакциясендә 2017нче елның беренче яртыеллыгына газета - журналларга яздыру буенча хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

-Мин эшемне бик яратам, - ди Иске Кади элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Илалиева. - Коллективыбыз да бик яхшы. Хат ташучылар Әлфинә Шәрипова, Иркәнур Сафина, Мәдинә Мөхетдинова - җаваплы кешеләр, үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкаралар. Әйтик, Мәдинә апа 20 елдан артык халыкка газета - журнал тарата, аны авыл халкы хөрмәт итә, көтеп ала. Авылдашлар матбугат басмаларына теләп язылалар. Кайберәүләр дистәгә якын заказ карточкасы тутыра. Светлана Җаббарова шундыйлардан, Кадрия һәм Рәдис Камаловлар ел саен 16 - 17 басма алдыралар.
Ульяновка бүлекчәсе дә һәрвакыт беренчеләрдән булып планны үти. Монда бүлекчә начальнигы һәм хат ташучы вазыйфаларын башкаручы Надежда Елистратованың һәм аның коллективының тырышлыгын билгеләргә кирәк.
Хат ташучы һөнәренә ия кеше хатлар, газета - журналлар гына ташыймы соң?! Юк, бүген аларга башка бик күп төрле вазыйфалар ышанып тапшырылган. Коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрен, пенсияне, субсидияләрне тарату аларга калды, өстәвенә халыкка товар да тәкъдим итәләр. Һәр йортка кереп, матбугат басмаларына да яздыралар.
Түбән Кәминкәдән Сәгадәт апа Мостафина бу эшне инде 30 елга якын башкара. Халык арасында зур ихтирам казанган кеше.
-20 ел ял алмыйча эшләгән чагым булды, - ди Сәгадәт апа.- Алмашка кеше таба алмый идек. "Эшең күп, акчаң аз", - дип килмиләр иде. Халкыбыз әйбәт безнең. Өлкәннәр күп. "Күзләр дә күрми инде", - дисәләр дә, язылалар, укыйлар. Аеруча район газетасын күп алдыралар. Авылыбызда 70 яшьлек Фәймә әби Гыйниятуллина гел 6-7 газета - журналга языла. Андыйлар күп.
Лагерка авылыннан хат ташучы Валентина Егорова турында да мактау сүзләре генә әйттеләр. Валентина Ильинична биш ел Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авыллары халкына почта тарата. Башкалар белән чагыштырганда, аның да күрсәткечләре югары.
Редакция кунаклары арасында Югары Кәминкәдән Наилә апа Әхмәтвәлиева да бар иде. Ул гел беренчеләрдән булып матбугатка заказ бирә икән, 6-7 газета алдыра. "Безнең Чирмешән" газетасына язылмыйча калганы юк.
Район газетасы баш мөхәррире Кадыйр Гомәров редакция кунакларына - югарыда телгә алынган бүлекчәләр вәкилләренә бүләкләр тапшырды, эшләрендә уңышлар теләп, рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы газета хат ташучылар