Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иске Кадида Атау кичләрен сагыналар
Яз килү белән табигать тә уяна. Күтәренке күңелләргә ямь өстәп, сагындырган кошлар сайравы да өстәлә. Сыерчыкларның канат кагып сайравына, шатлыклы чыркылдауларына чыпчыклар да кушыла.
-
Бәркәтәдә сыйныфташлар ифтар мәҗлесендә очрашты
Изге Рамазан ае авылыбыз белән кадерләнә, көн саен мәчетебездә ифтар ашлары, тәравих намазлары укыла.
-
Иске Үтәмештән ветеран укытучы оныклары өчен сөенә
Авылларда, район үзәкләрендә, шәһәрләрдә әле дә яңа мәчетләр ачылып тора. Бу барыбызны да сөендерә торган зур вакыйгалар. Аллаһ йортларына яшь буынны тарту, дини белем бирү бик мөһим. Шушы юлда армый-талмый хезмәт куючы дин кардәшләребезгә тирән ихтирамымны җиткерәм. Алар арасында “Мөшбикә” мәчете имамы Хәбир хәзрәт тә бар.
-
Мингосман Мортазин: “Заһидә” китабын укыган саен укыйсы килә
Район үзәк китапханәсендә Галия Сафиуллинаның яңа басылып чыккан “Заһидә” дип исемләнгән яңа китабы буенча очрашу булды.
-
Чирмешән больницасына соравыбыз бар
Безгә, өлкән кешеләргә, врачларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Рәхмәт, алар игътибар белән карыйлар, дәвалыйлар. Тик менә “Ашыгыч ярдәм” машиналары авырулар өчен бик җайсыз.
-
Утыз Имән ветераны умарта карау серләре белән уртаклаша
Умарта кортларының продуктлылыгына, умарталыкларның табыш бирүләренә төрле авырулар нык тәэсир итә, тиешле дәвалау чаралары күрелмәгәндә аларның умартачылыкка шактый зур зарар китерүләре ихтимал.
-
Чирмешәнлеләргә бәрәңгене иртә утыртмаска киңәш итәләр
Элек колхозларда чәчү беткәч, июнь ае башларында шәхси хуҗалыкларга кырда бәрәңге утыртырга өстәмә участоклар бирелгәнен күбебез хәтерли. Кыр бәрәңгесе, арт бакчада утыртканына караганда яхшырак, аерым тәмле, ярмалы да була иде.
-
Чирмешәнлеләр Әлмәткә йөрергә автобус кирәксенә
-Әлмәткә еш барырга туры килә. Зур больницалар шул шәһәрдә, балалар да анда яши. Тик, ни кызганыч, Әлмәткә Чирмешәннән маршрут автобусы йөрми. Бик җайсыз: бөтен кешедә дә машина юк бит. Шуның өчен атнасына берничә тапкыр – шимбә, якшәмбе, дүшәмбе көннәрне ул калага автобус йөртеп булмыймы икән?
-
Лашман малайлары “Сложный” агрегатын эшләткән
Үткәннәр искә төшеп китте. Бар да бүген булган кебек. Дәһшәтле сугыш беткәннән соң, илне, производствоны, колхозларны тергезү чоры башланды. Бу узган гасырның 50 нче еллары. Без, сугыш чоры балалары (яки ятимнәре) - 10-15 яшьлек малайлар, каникуллар һәм мәктәптән тыш вакытларда, олылар белән бер рәттән колхозга булыштык.
-
Шешминкада сугылган кирпечләрне Ташкентта тапканнар
Шешминка авылы мәктәбенең туган як тарихы музее экспонатлары арасында гап-гади кирпеч бар, анда “КХ“ хәрефләре төшерелгән. Нәрсәне аңлата икән соң ул? Баксаң, әлеге төзелеш материалы Шешминка Крепосте кешесе Кузьма Хлопуновның кирпеч заводында сугылган икән. Әлеге якташыбыз язмышы, гомумән, кызыклы да, фаҗигале дә.
-
Чирмешән газетасының җәмәгать хәбәрчесенә 10 сум премия дә биргәннәр
“Безнең Чирмешән”нең 90 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә район газетасы белән бәйле хатирәләр кабат яңарды.
-
Югарыкармалкалылар күрше авыл егетенең яхшылыкларын онытмый
Моннан ике ай элек, Бәркәтә авылында туып үскән, районда күпләргә мәгълүм Әкрәм Кәрам улы Әхмәтҗанов мәрхүм булды.
-
Кара Чишмәдән Фәнис Шәфыйков район газетасы белән 35 ел хезмәттәшлек итә
Мин район газетасын яшьтән үк укып үстем, әле хезмәттәшлек тә итәм. Аның “Ленин юлында” исеме белән чыкканын да хәтерлим.
-
"Безнең Чирмешән" газетасы хәбәрчесе үз мәкаләләре басылганны зарыгып көткән
Барыбызның да яраткан “Безнең Чирмешән” газетасына 90 ел тулуы күңелдәге хатирәләрне яңартты. Мин яшьрәк вакытта газета редакциясендә эшләүчеләрне, гади кешеләрдән аермалы буларак, илаһи бер затлар дип күз алдыма китерә идем.
-
Түбән Кәминкәдән Фаил Гафиятуллинны район газетасына фотокорреспондент итеп тә чакырганнар
Мин район газетасын “Ленин юлында” исеме белән басылган чагыннан укыйм, инде 35-40 еллап аның белән хезмәттәшлек итәм.