Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән эшмәкәре авылдашларын күчтәнәчләр белән сөендерә
Лашман һәм районыбыз авыллары халкын тәмле камыр ризыклары, кетердәп торган йомшак ипиләре белән тәэмин итеп торучы эшмәкәр - Лашман пекарнясы җитәкчесе Альберт Яхъя улы Латыйповка яраткан газетабыз “Безнең Чирмешән” аша рәхмәт җиткерәм.
-
Түбән Кәминкә пенсионеры авылда даруханә кирәксенә
Безнең авылда урнашкан участок больницасы тирә-күрше дистәгә якын авыл халкына хезмәт күрсәтте. Аның үзендә даруханә дә бар иде. Больницабызда гел үз эшенә бирелгән, тырыш табиблар, шәфкать туташлары хезмәт куйды, алар гел мактаулы булдылар.
-
Чирмешәндә ана һәйкәле төзүне хуплыйм
“Безнең Чирмешән” газетасының 4 февраль санындагы “Ана һәйкәле булырмы?” исеме астында басылган мәкалә кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
-
Һәйкәл яныннан баш иеп үтәрлек булсын
Әниләрне исән вакытта хөрмәтләргә кирәк, алар мәңгелек түгел. Район үзәгендә Ана һәйкәле куелса бу исәннәргә дә, инде арабыздан киткән әниләргә дә олы хөрмәт билгесе булыр иде. Ә урынына килгәндә, ул каядыр үзәктә булырга тиеш дип уйлыйм. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты яныннан автомобильдә генә үтеп китәбез, бу һәйкәл һәркем күрерлек, баш иеп үтәрлек урында куелса яхшы.
-
Герой якташыбызны Украинада да яхшы беләләр
Чын радиосөючеләрнең, көненә бер генә тапкыр булса да, дөньяның төрле нокталарында яшәгән коллегалары белән элемтәгә кереп, бераз эфир тавышын тыңламасалар, күңелләре булмый…
-
Бәркәтә авылыннан Имаметдин агай өчен “Безнең Чирмешән” – тансык кунак
Мин район газетасын – “Безнең Чирмешән”не “Ленин юлында” дип аталган вакыттан ук укып барам. Аны китерүгә, язмалар белән дүртенче биттән таныша башлыйм. Күп еллар шофер булып эшләгәнлектән, тирә-күрше авылларда да танышларым, дусларым шактый. Шул дүртенче биттәге котлаулардагы юбилярлар арасында еш кына аларның да исемнәрен күрәм.
-
Әмир мәчетенең имамы үзенең авылдашын мактый
Авылдашым Фәрхад Нуретдинов турында мактап язам. Аның әтисе Әхтәм дә шундый уңганнардан иде: мәрхүм гомере буе колхозда Беларус тракторы йөртте.
-
Ата теле дә, ана теле дә якын
Сөйләм телен өйрәнүнең иң кулай алымы ул – аралашу. Әнием – мордва, әтием – чуваш. Без гаиләдә чуваш телендә аралашып үстек, ә менә татар егетенә кияүгә чыккач, иремнең ана телен дә өйрәнергә туры килде. Моңа кадәр татарча бөтенләй белми идем, безнең вакытта мәктәптә татар теле укытылмады, сыйныфташлар, татарлар да, бары русча гына сөйләште. Әнием дә иренең телен чуваш авылына килен булып килгәч өйрәнгән.
-
Бәркәтә авылы пенсионеры бердәм, дус булып яшәргә өнди
Вакыт – аннан файда табып, дөрес итеп яшәр өчен, кешегә бирелгән нигъмәттер. Җан иясе буларак, адәм баласы вакыт агымында туа, үсә, яши һәм тормыш баскычларын гомер дип аталган заман өзеге эчендә артта калдыра килеп, Ахирәткә күчә. Шуңа күрә вакытның кыска гына бер өлеше булган гомер - кешенең иң зур байлыгы һәм хәзинәсе.
-
Лашман авылы пенсионеры җыеннарга йөрергә өнди
Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, гадәттә. авыл җыеннары башлана.
-
Совет урамында кайчан “киләсе ел” җитәр икән?
Соңгы елларда Әккәрәй авылында гражданнар җыенында еш кына бер үк сорауны күтәрәләр: Совет урамындагы юл кайчан норматив хәлгә китереләчәк?
-
Әмир авылы өлкәннәре эшкуар Әгъләмовларга көн дә рәхмәт укыйлар
Узып баручы ел башында безнең авыл егетләре - Себердә эшләүче бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар сугыш чоры балаларына “Кыш бабайдай” зур бүләк ясадылар.
-
Бала вакытта Раштуа аеруча кызык узды
Раштуа – христианнарның иң олы бәйрәмнәренең берсе, Иисус Христос туган көн. Дингә ышанган халык аны зурлап билгеләп үтә.
-
Лагерка мәктәбенең ярдәмчеләре күп
Балалар - безнең киләчәк, тормыш чәчкәләре. Лагерка төп мәктәбе укытучылары үз укучыларының тормышын тагын да кызыклырак итәргә тырыша, әмма еш кына күп нәрсә акчага барып терәлә. Бәхетебезгә, авылыбызда шундый вакытларда безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кешеләр бар. Моннан берничә ел элек Николай Прокопьевич Афанасьев республикабыз шәһәрләренә экскурсияләр оештырырга, мәктәп бакчасын төзекләндерергә булышты, мәктәп китапханәсен матур әдәбият белән баетты.
-
Район газетасы хәбәрчесе язмаларны кат-кат укый
Мин район хәбәрләре белән иң элек “Безнең Чирмешән” газетасының сайты аша танышам, фоторепортажлар карыйм. Тик моны “тере” газетага алмаштырмыйм. Аны кулга тотып уку үзенә бер ләззәт бирә.