Иске Сережкино авылындагы урам юлын тигезләделәр
Юлчылар 2019 елда Иске Сережкинода, авыл эчендә, юл өслеген бераз киңәйтеп, вак таш җәйгән иделәр. Средстволар җитмәү сәбәпле, бу эшләрен тулысынча төгәлли алмадылар, 200 метр чамасы ара калган иде.
Быел «Татавтодор» ААҖнең район участогы әлеге эшне тулысынча төгәлләде. Хәзер Иске Сережкинодагы үзәк юлның буеннан буена вак таш түшәлгән.
Моның өчен юлчыларга, шулай ук район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингуловка, Нина Смольковага юл-төзелеш эшләрен башкаруда ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Евгений Илюхин.
Иске Сережкино авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев