Бала вакытта Раштуа аеруча кызык узды
Раштуа – христианнарның иң олы бәйрәмнәренең берсе, Иисус Христос туган көн. Дингә ышанган халык аны зурлап билгеләп үтә.
Элеккеге елларда, авылда чиркәү дә булмаган вакытта, әбиләр аерым йортларга җыелып булса да, бәйрәм йоласын үтәргә тырышканнар, аны догалар укып каршылаганнар. Әни гомере буе шулай укып йөрде.
Бәйрәм көнне әниләр мичтә йава (кечкенә шарчыклар) пешерә иде. Бу көнне йорттан-йортка кереп бәйрәм белән котлап йөргән балаларга да шуны биргәннәре хәтердә, кайвакыт конфетлар да сала иделәр. Хуплу, койка (холодец), пилмән - бәйрәм табынында булырга тиешле сыйлар. Чуваш халык ризыгы – шартан әзерләгәннәре дә истә. Ботка, төрле ашлар да урын ала иде бәйрәм табынында.
Ә инде аннан соң колядки башлана, ряжаныйлар, йортларга кереп, бәйрәм белән котлап йөри иде. Бу көннәр юраулар (гадание) өчен кулай. Аеруча кияүгә китмәгән кызлар төрле йолалар башкара иде. Яшь вакыттагы бәйрәм хәтердә менә шулай кереп калган. Ни генә дисәң дә, балачакта Раштуада күңеллерәк була иде кебек.
Хәзер авылда балалар бик аз, бәйрәм көнне урамнан узучы, өйгә кереп бүләк җыючылар да бик сирәк. Коронавируска бәйле дә, халык бик җыелмаска тырыша. Догаларны өйдә генә укыйбыз. Шулай да тәм-томнар әзерләнә, туганнар, балалар бергә җыелырга тырышабыз. Ата-баба йолаларын, гореф-гадәтләрне онытмаска тырышабыз.
Форсаттан файдаланып, чирмешәнлеләрне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән дә котлыйм.
Зинаида Тайдакова.
Сәләй авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев