Чирмешәндә ана һәйкәле төзүне хуплыйм
“Безнең Чирмешән” газетасының 4 февраль санындагы “Ана һәйкәле булырмы?” исеме астында басылган мәкалә кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Мин Бөек Ватан сугышы башланырга берничә көн кала туганмын. Әти сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Әни берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән калган, 10 яшьлек олы абый авыру булган. Ягарга утын, ашарга ризык юк еллар. Ул вакытта, башка хатын-кызлар кичергән барлык авырлыкларны безнең әнигә дә үтәргә туры килә.
Сораштыруда катнашкан респондентларыбыз бик дөрес әйткәннәр, тылдагы хатын-кызларга да җиңел булмаган. Һәр әнинең тормышы турында китап язарлык, һәр әнигә һәйкәл куярлык.
Районда әниләргә һәйкәл кую турында сүз бик күптәннән барса да, ул һаман ясалмый. Шул еллардан алып бүгенге көнгәчә һәр көнне берәр кирпеч куеп барган булсак та, ана һәйкәле күптән әзер булыр иде.
Бу һәйкәлне бастырырга район бюджетында акча юк икән, халыкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кол Шәриф мәчете сәдака акчаларына төзелде бит. Якташларыбызның бу изге гамәлгә кушылуларына ышанам. Һәйкәл аналарга дан билгесе булып торыр.
Бу һәйкәлнең кайда куелуы да зур әһәмияткә ия. Һәйкәлнең эскиз-проектын ясаучы Муса Вилданов аның урыны турында үз тәкъдимен җиткергән. Автор һәм бу эшнең белгече фикеренә колак салу урынлы булыр.
Сүз дә юк, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршында урын бик матур, ләкин, минемчә дә, ана һәйкәле өчен кулай урын түгел. Районга килгән һәр кеше анда бармый, аны күрми. Ничә еллардан бирле көтелгән бу һәйкәл һәр кеше башын иеп узарлык урында куелсын иде. Мин белгеч түгел, тик безнең фикер дә исәпкә алынсын иде, ул каядыр аулак урында булырга тиеш түгел, бу фикерне мин күп кенә әңгәмәдәшләремнән дә ишеттем.
Көтеп алынган ана һәйкәлен тиз арада барыбызга да күрергә насыйп булсын. Килер ул көн, ышанам.
Госман Мортазин.
Иске Кади авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев