Белеп торыгыз рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны транспорт салымыннан азат итәчәкләр
Татарстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән кешеләрне транспорт салымыннан азат итәчәкләр.
-
19 февральгә һава торышы
Бүген, 19 февральдә, Татарстанда кичә урнашкан салкын һава торышы сакланачак, әмма көндез температура күтәреләчәк, дип көтелә.
-
Быелгы кыш соңгы ун елдагы иң карлы кышларның берсе буларак тарихка керәчәк
Февраль башыннан бүгенге көнгә кадәр Казанда 70 миллиметрдан артык кар яуган. Бу – ике айлык норма. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
-
18 февральгә һава торышы
18 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава була. Көндез явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
-
Юрист 23 февраль алдыннан мошенникларның төп схемалары турында сөйләде
Россия юристлары Ассоциациясенең Краснодар төбәк бүлеге вәкиле Валентина Корсунова Ватанны саклаучылар көне алдыннан иң популяр мошенниклык схемалары турында сөйләде.
-
Татарстан халкына пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы игълан ителгән икән, үз гомереңне саклау һәм якыннарыңны коткарып калу өчен мөһим адымнар ясарга кирәк.
-
17 февральгә һава торышы
Татарстанда 17 февральдә болытлы булачак. ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, республиканың көнбатышында кич һәм төнлә көчле кар явачак.
-
Татарстанлыларны атна азагында озын ял көннәре көтә
Биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларны бу атна азагында озын ял көннәре көтә. Яллар 21 февральдән 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
-
16 февральгә һава торышы
Бүген, 16 февральдә, Татарстанда болытлы, карлы һәм шактый җылы һава торышы сакланачак.
-
2026 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм бала табуга бәйле рәвештә максималь һәм минималь түләүләр артты
Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт дәвамлылыгы 140 көн тәшкил иткән ял буенча пособиенең максималь күләме 955 836,00 сум тәшкил итә. Шул ук дәвамлылыктагы ял өчен, йөклелек һәм бала табу буенча ялга чыкканда тулы ставкага эшләгән очракта, пособиенең минималь күләме 124 702,20 сумга тигез.
-
Кар яуган вакытта машина йөртүнең мөһимлеген искә төшерделәр
Дәүләт автоинспекциясендә кар вакытында машина йөртүнең мөһимлеген искәрттеләр.
-
Россиялеләр «больничный»ны МАХ аша яба алачак
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дәвалаучы табибларга больничныйларны читтән торып ябу өчен МАХ мессенджерын кулланырга рөхсәт итте.
-
Татарстанда кайсы очракта 18 яшьтән зуррак балага алимент түләнә ала
Ата-аналарның берсе балага 18 яшь тулганчы алимент түли. Әмма аерым очракларда әлеге түләүләр 18 яшькә җиткәннән соң да сакланырга мөмкин.
-
13 февральгә һава торышы
Бүген, 13 февральдә, көнбатыштан күчеп килүче җылы атмосфера фронты Татарстанга температура күтәрелү белән бергә карлы һәм болытлы тотрыксыз һава торышын китерәчәк.
-
Махсус операциядә катнашучы контрактчыларга ташламалар һәм түләүләр турында сөйләделәр
Контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты вәкилләре, ТР Хәрби комиссариатының үз хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә юристлар контрактчыларның һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән очрашты.