Быелгы кыш соңгы ун елдагы иң карлы кышларның берсе буларак тарихка керәчәк
Белеп торыгыз

Быелгы кыш соңгы ун елдагы иң карлы кышларның берсе буларак тарихка керәчәк

Февраль башыннан бүгенге көнгә кадәр Казанда 70 миллиметрдан артык кар яуган. Бу – ике айлык норма. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Метеостанция мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Казанда кар катламының биеклеге 87 сантиметр, ә Яшел Үзән районының Вязовые бистәсендә 95 сантиметр. Бу хәзерге вакыт өчен норма күрсәткечләреннән шактый күбрәк», – дип сөйләде ул.

Феликс Гоголь мәгълүматлары нигезендә, бу кыш тарихка иң карлы кышларның берсе буларак кереп калачак.

«2010-2011елгы кышкы сезонда явым-төшем күп булды. Быелгы кыш шулай ук тарихка соңгы ун елдагы иң карлы кышларның берсе буларак кереп калачак», - дип ассызыклады Гоголь.

Татар-информ


Нет комментариев