Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

13 февральгә һава торышы

Бүген, 13 февральдә, көнбатыштан күчеп килүче җылы атмосфера фронты Татарстанга температура күтәрелү белән бергә карлы һәм болытлы тотрыксыз һава торышын китерәчәк.

Республикада күк йөзе болытлы булып калачак. Иртән һәм көндез бөтен төбәктә кар явуы фаразлана. Татарстан Республикасының көнбатышындагы аерым районнарда, Казанны да кертеп, ул көчле булачак.

Татарстан буенча урыны белән, шул исәптән республика башкаласында да, бураннар булачак, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараячак. Тәүлекнең якты вакытында кайбер урыннарда бозлавык хасил була, юеш кар ябышуы ихтимал.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан 9-14 м/с тизлектәге җил урыны – урыны белән 17-22 м/с тизлек белән көчәячәк (Казанда-20 м/с кадәр). Юлларда бозлавык, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә көчле бозлавык, шулай ук кар боткасы хасил була.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев