Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Социаль фондның төбәк бүлеге 2025 елда Татарстаннан килгән йөзләгән студентка йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләгән

2025 елның 1 сентябреннән көндезге бүлектә укучы студентлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләүнең яңа федераль тәртибе үз көченә керде.

Узган елда 100 студент  әлеге пособиене ала алган инде. 2026 ел башыннан пособие билгеләү турында 20 карар кабул ителде,  41 гариза  карау стадиясендә. Студентлардан мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм эшкәртү эшчәнлеге дәвам итә.

Пособие күләме хезмәткә сәләтле халык өчен региональ яшәү минимумы күләменең 100 % ыннан чыгып исәпләнә. 2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бу күрсәткеч 17 547 сум күләмендә билгеләнде. Шулай итеп, йөклелек һәм бала табу буенча стандарт саналучы 140 көн дәвамлылыктагы ял өчен студент 81 886 сум күләмендә түләү алырга мөмкин. Бала табуның  катлаулы очрагында ял 156 көнгә кадәр озайтыла, пособие  суммасы якынча 91 244,40 сум тәшкил итәчәк. Төрле җенестәге  йөклелек очрагында  194 көн дәвамлылыктагы  ял өчен пособиенең  гомуми күләме 113 470,60 сумга җитәчәк.

«Түләүне рәсмиләштерү өчен медицина оешмасыннан хезмәткә сәләтсезлек чорын раслаучы, уку йортыннан студентның көндезге уку бүлегендә укуы турында  белешмә тапшырырга  кирәк. Белем бирү оешмасыннан алынган белешмәдә уку йортының тулы  исеме, мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туу датасы, көндезге формада белем алуы, шулай ук әлеге студентка  моңа кадәр йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләнмәгәнлеген раслау турында мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш ", - диде Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Гаризаны йөклелек 30 атнадан  узгач  тапшыру мөһим. Төрле җенестәге  йөклелек  булган очракта, 28 атнадан соң  мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гариза бирү өчен кулда  алда әйтеп узган  ике белешмә булу зарур.

Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталында, «Минем документлар» үзәгендә(күпфункцияле  үзәктә) яисә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев