Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ни өчен Татарстанда ковидка бәйле чикләүләрнең бөтенләй бетмәвен аңлатканнар

Республикада COVID-19 чирен йоктыручылар саны янә арта.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина ни өчен Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләрнең алынып бетмәвен аңлаткан. Аның әйтүенчә, республикада яшәүчеләр март аенда COVID-19 белән февральдәгегә караганда 3 тапкыр кимрәк авырган. Әмма хәзер Татарстанда ковид йоктыручылар санының кабат берникадәр артуы күзәтелә.

– Шул сәбәпле чикләү чаралары, шул исәптән федераль норма – битлек режимы саклана. Өстәвенә хәзер Европа һәм Азия илләрендә яңа штамм – “омикрон-стелс” тиз таралган бер мәлдә, Россиядә, шул исәптән республикада чирнең яңадан бик нык көчәю ихтималы бар, — дигән ул.
Моңа кадәр галимнәр һәм табибларның, “омикрон-стелс” штаммы таралуга бәйле рәвештә, озакламый “яңа дулкын”ның китереп бәрәчәген фаразлаулары турында хәбәр ителде.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев