Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Талпаннар “ауга“ чыкты

Быел талпаннар иртә активлашкан. Шушы көннәрдә генә, урман бете кадалу сәбәпле, район үзәк больницасына ике ир кеше мөрәҗәгать иткән. Татарстан Республикасының 20 районы талпан энцефалиты зур куркыныч тудырган территорияләр булып санала, бу исемлектә Чирмешән районы да бар. -Узган елны районның дәвалау учреждениеләренә талпан тешләгән 24 кеше мөрәҗәгать итте, - ди...

Быел талпаннар иртә активлашкан. Шушы көннәрдә генә, урман бете кадалу сәбәпле, район үзәк больницасына ике ир кеше мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Республикасының 20 районы талпан энцефалиты зур куркыныч тудырган территорияләр булып санала, бу исемлектә Чирмешән районы да бар.
-Узган елны районның дәвалау учреждениеләренә талпан тешләгән 24 кеше мөрәҗәгать итте, - ди районның баш санитар врачы Рәфис Гафуров. - Талпаннар куркыныч, йогышлы чирләр, талпан энцефалиты һәм боррелиоз тараталар. Кадалган урман бетен кичекмәстән алырга кирәк. Талпан тәндә никадәр озак утырган саен, талпан инфекцияләре йоктыру куркынычы шулкадәр зуррак. Тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, тәнгә ябышкан талпанны, тирегә кадалган өлешен өзмәскә тырышып, тартып чыгарырга. Талпан кадалган урынга 10-15 минутка теләсә нинди май сөртергә, бу аның сулыш алу юлларын томалаячак. Аннары аны селкеткәләп, тартып алырга. Башы өзелеп калса, аны спирт белән эшкәртелгән яки утта кыздырылган энә белән чыгарырга кирәк. Талпан кадалган урынны да, аны алганнан соң, спирт, йод яки одеколон белән эшкәртергә.
Талпан үз корбаннарын куе үлән арасында, яфракларда сагалап тора. Шуңа да табигатькә чыкканда җиңнәре тыгыз томалана торган озын ачык төстәге күлмәк кию, чалбар балакларын талпан эчкә үтеп кермәслек итеп, оекбаш, итек эченә тыгып кую, башка да яулык бәйләү яисә баш киеме кию яхшы.
Кояш яктысы мул төшә торган каен урманнарында талпаннар саны аз, ә нарат урманнарында алар бөтенләй очрамый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: клещи