Агымдагы елның узган өч аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә машина белән идарә итүче 20 кешене тоткарлаган, шулардан өчесе - март аенда. Район үзәгендә иртәнге сәгатьтә инспекторлар туктаткан йөртүче - эш машинасы белән идарә итүче райондашыбыз кичтән спиртлы эчемлекләр кулланган, иртән айнып бетмәгән килеш руль артына утырган. Хәзер инде аңа һәм...
Район үзәгендә иртәнге сәгатьтә инспекторлар туктаткан йөртүче - эш машинасы белән идарә итүче райондашыбыз кичтән спиртлы эчемлекләр кулланган, иртән айнып бетмәгән килеш руль артына утырган. Хәзер инде аңа һәм аны юлга чыгарган оешма механигына 30ар мең сум штраф яный, шулай ук юридик затка да штраф түләргә туры киләчәк. Машина йөртүченең, суд карары нигезендә, бер елдан ел ярымга кадәр машина йөртү таныклыгын алачаклар.
Нет комментариев