Эше төгәлләнә, кәгазьләре - юк
Чирмешәндә быел җиде йорт капиталь ремонт программасына кертелгән иде. Бүген инде аларда эш төгәлләнде дип була, әмма нибары бер йорт кына файдалануга тапшырырга әзер. Калганнарында эш дәвам итә. ТР Министрлар Кабинетында, видеоконференция режимында үткән чираттагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтка кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды. Республикада әлеге эш...
Чирмешәндә быел җиде йорт капиталь ремонт программасына кертелгән иде. Бүген инде аларда эш төгәлләнде дип була, әмма нибары бер йорт кына файдалануга тапшырырга әзер. Калганнарында эш дәвам итә.
ТР Министрлар Кабинетында, видеоконференция режимында үткән чираттагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтка кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды.
Республикада әлеге эш план нигезендә бара. Ләкин күпчелек муниципалитетлар башкарылган эшләрен вакытында рәсмиләштермиләр, документларны кирәк урынга тапшырмыйлар. Шул уңайдан киңәшмәдә безнең районны да начар яктан телгә алдылар, чөнки кәгазь эше аксый.
Киңәшмәдә мәктәпләрне капиталь ремонтлау торышына да тукталдылар.
Безнең районда әлеге программа кысаларында Әккәрәй урта мәктәбендә төзекләндерү эшләре бара.
Видеобрифингта фельдшер-акушерлык пунктлары турында да сүз булды. Безнең районда, план нигезендә, фельдшер-акушерлык пункты август аенда лашман авылында төзелергә тиеш.
"Халык контроле" электрон хезмәт күрсәтү дә мөһим юнәлеш. Өч ай дәвамында анда 1500дән артык мөрәҗәгать теркәлгән. Безнең районнан әлегә бер мөрәҗәгать булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев