Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән юллары тиешенчә чистартылмый

Район үзәгенең карлы-бозлы юлларында барлыкка килгән тәгәрмәч эзләре (колея) автотранспорт хәрәкәтенә комачаулый, авария китереп чыгарырга да мөмкин. Бу турыда газета редакциясенә дә мөрәҗәгать итүчеләр булды. -Чирмешән урамнарын "Татнефтедор" юлчылары чистарта,- ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. -Әйе, мин дә башка машина йөртүчеләр белән килешәм. Юлчылар эшенә дәгъва...

Район үзәгенең карлы-бозлы юлларында барлыкка килгән тәгәрмәч эзләре (колея) автотранспорт хәрәкәтенә комачаулый, авария китереп чыгарырга да мөмкин. Бу турыда газета редакциясенә дә мөрәҗәгать итүчеләр булды.


-Чирмешән урамнарын "Татнефтедор" юлчылары чистарта,- ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. -Әйе, мин дә башка машина йөртүчеләр белән килешәм. Юлчылар эшенә дәгъва бар. Аларга да бу хакта җиткерелде. Якын арада бу хәл үзгәрә диделәр.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты "Татнефтедор" район идарәсе белән 1 январьдан 31 мартка кадәр контракт төзегән. Аның нигезендә юлчылар авыл җирлегенә керүче Чирмешән, Түбән Чегодай, Кече Чегодай авылларының һәм Кирпеч заводы поселогының урамнарын, барлыгы 62 километр юл чистартырга тиешләр.

-Кар яуган көннәрне, юлларны чистартырга берничә берәмлек техника чыга,- ди "Татнефтедор"ның район идарәсе җитәкчесе Дамир Мәгъсүмов. -Дөрес, юлларда колея. Ул һава торышы тотрыклы булмау, һава температурасы кискен үзгәреп тору нәтиҗәсендә барлыкка килде. Юлларны тәртипкә китерү буенча эшлиячәкбез, җитешсезлекләрне бетерергә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан