Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Белешмә алмаган чирмешәнлеләргә штраф салына

Санитар - экологик икеайлык барышында районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган йорт хуҗаларына карата 35 беркетмә төзелгән. -Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия әгъзалары барлык торак пунктларда да булып, чисталыкны тикшерделәр, - ди административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова.- Күпчелек авылларның урамнарында тәртип, чисталык хөкем сөрә. Аеруча Күтәмә, Ульяновка, Әмир авылларын...

Санитар - экологик икеайлык барышында районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган йорт хуҗаларына карата 35 беркетмә төзелгән.

-Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия әгъзалары барлык торак пунктларда да булып, чисталыкны тикшерделәр, - ди административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова.- Күпчелек авылларның урамнарында тәртип, чисталык хөкем сөрә. Аеруча Күтәмә, Ульяновка, Әмир авылларын яхшы яктан билгеләп үтеп була. Башка кайбер торак пунктларда да, башка еллар белән чагыштырганда, быел чиста, әйтик, Түбән һәм Югары Кармалка авыллары шундыйлардан. Дөрес, аларда ташландык, иске йортлар күп. Форсаттан файдаланып шуны да искәртеп узасы килә: йорт тирәсендә вакытлыча сакланучы төзелеш материалларына авыл җирлекләре Советларыннан белешмәләр алырга кирәк, күп очракта аңлашмаучанлык шуның аркасында килеп чыга.
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган хуҗаларга карата рейдлар вакытында гына түгел, ә участок инспекторлары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе яисә аның урынбасары да беркетмә - акт төзи ала. Иң кечкенә штраф күләме - 2 мең сум.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф чисталык