Белешмә алмаган чирмешәнлеләргә штраф салына
Санитар - экологик икеайлык барышында районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган йорт хуҗаларына карата 35 беркетмә төзелгән.
-Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия әгъзалары барлык торак пунктларда да булып, чисталыкны тикшерделәр, - ди административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова.- Күпчелек авылларның урамнарында тәртип, чисталык хөкем сөрә. Аеруча Күтәмә, Ульяновка, Әмир авылларын...