Чирмешәннең “Каенкай” балалар бакчасында Халыкара янгын сүндерүчеләр көнен үткәрделәр
Мәгариф

Чирмешәннең “Каенкай” балалар бакчасында Халыкара янгын сүндерүчеләр көнен үткәрделәр

Чирмешәннең 2 нче санлы “Каенкай” балалар бакчасында Халыкара янгын сүндерүчеләр көнен билгеләп үттеләр.

Әлеге уңайдан уртанчылар төркеменә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре Венера Шарапова “Песи өенә ут капкан” исемле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.

- Уен формасында яки әкиятләр аша өйрәнелгән кагыйдәләрне балалар җиңелрәк үзләштерә, - ди бакча мөдире Римма Гайнуллина. -  Әлеге чарада малайлар һәм кызлар шырпы белән уйнарга ярамаганлыгын, ут белән сак эш итәргә кирәклеген белделәр.

Чарага махсус кунак – 135 нче янгын сүндерү часте начальнигы Фәрит Яруллинны чакырганнар. Ул балаларга янгыннарның сәбәпләре һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

Римма Гайнуллина фотолары


Нет комментариев