Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Быел Чирмешән районы мәктәпләрендә 1810 укучы белем алачак

Бүген районыбызда 132 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. Гомумән, яңа уку елында белем йортларыбызда 1810 укучы фән нигезләрен өйрәнәчәк.

Ивашкино авылыннан дүрт бала үстерүче Евдокия һәм Алексей  Долговларның бүген төпчек уллары Петр - балалар бакчасына, ә  өченче кызлары Елизавета беренче сыйныфка укырга килделәр.

-Аерым дулкынлану юк, шулай тиз үсүләреннән бераз шатлыклы күз яше генә. Яңа уку елында   әти-әниләргә - сабырлык, укытучыларга – нык нервалар,  балаларга уңышлар телим, - ди Евдокия Викторовна.

Ивашкино урта мәктәбендә быел  беренче сыйныфка алты бала керде. Аларны укытучылары  Светлана Лялякова кабул итеп алды. Бу сабыйлар аның икенче чыгарылышы булачак.

-Беренчеләрне әүвәл җыеп алу кыенрак, уйнап туймаганнар бит әле алар. Монда бер үк вакытта таләпчәнлек тә, йомшак күңеллелек тә кирәк, - ди  Светлана Ивановна.

Ивашкино мәктәбенең тантаналы тәүге кыңгырау линейкасына укучыларны, укытучыларны котларга күп кунаклар килде. Район башлыгы Рамил Айбатов,  ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова теләкләрен ирештерделәр. ТР Федераль казначылык департаментының  Татарстан Республикасы  буенча  идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов  беренче сыйныфка баручыларны уку кирәк-яраклары, спорт киемнәре тутырылган яңа портфельләр белән сөендерде.

Быел Ивашкино авылы мәктәбендә  61 бала белем алачак.  Павел Мадиковка  гына күңелсезрәк булыр инде. Ул 11 нче чыгарылыш сыйныфында берүзе генә.

-9 нчы сыйныфны тугызау тәмамлаган идек. Мин генә унынчыда калырга булдым. Физкультура дәресен аеруча яратам, химия ошый, - ди оста боксчы, волейболчы.

Ул чаңгыда узышу, җиңел атлетика ярышларында район буенча призлы урыннар яулый икән, киләчәктә физик тәрбия укытучысы булырга хыяллана. Быел районда Павел кебек 75 бала унберенче сыйныфта укыячак (узган уку елында алтмышау иделәр).

Хәерле сәгатьтә, барыгызга да уңышлар юлдаш булсын!  

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев