Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кармыш укучылары “Американ”ны сәхнәләштергән

Кармыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Яр Чаллыда узган “Сәяр” республика балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең зона этабында чыгыш ясаганнар.

Яшь артистлар Кәрим Тинчуринның “Американ” пьесасыннан өзек күрсәткәннәр. Зона этабында унлап коллектив көч сынашкан, аларга бәйгедә катнашучы Дипломнары тапшырганнар. Финалга узучылар соңрак билгеле була.

-Әниләр көне алдыннан һәр елны берәр спектакльдән өзек сәхнәләштерәбез. Әлеге бәйгедә былтыр әзерләгән өзек белән катнаштык, - диде мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Юнысова. – Көндәшләребез көчле иде. Шулай да танылган артистлардан торган жюри алдына зур сәхнәдә чыгыш ясау безнең өчен зур дәрәҗә һәм сынау булды. Каникулдан соң яңа спектакль әзерли башлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев