Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә “Балкыш” фестиваленең муниципаль этабы узачак

Чирмешәндә ветераннар арасында «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең муниципаль этабы узачак.

Быел ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак.

Районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина әйтүенчә, хәзер барлык авыл җирлекләрендә дә 7 февральгә билгеләнгән  әлеге чарага әзерлек бара.

-Фестивальдә пенсия яшендә булган һәркем катнаша ала, - диде Миләүшә Тәүфыйк кызы. – Беренче этапта җиңүчеләр зона этабында чыгыш ясыячаклар. Ул Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Кукмарада, Буада, Арчада һәм Алексеевскида булачак. Биредә лауреатлар билгеләнергә тиеш. Аннан соң - йомгаклау туры. Гала-концертлар өчәү була. Алар апрель азагына, май азагына һәм октябрь аена билгеләнгән. Апрель азагындагы концерт Җиңү көненә, май азагындагысы Россия көненә багышланачак, ә октябрьдәгесе өлкәннәр декадасына туры китерелгән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев