Чирмешән үзешчәннәре үз чыгышларын Бөек Җиңүгә багышлый
“Туган як җәүһәрләре” – “Жемчужины родного края” халык иҗаты район фестиваленең сайлап алу туры 6 февральдә Шешминка авылы мәдәният йортында башланып китте.
Ай дәвамында үзешчәннәр Мордва Афонькәсе, Югары Кәминкә, Лашман, Ивашкино, Бәркәтә авыллары мәдәният йортларында да жюри әгъзаларына һәм тамашачыларга Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт номерлары, театральләштерелгән тамашалар күрсәттеләр. Югары Кармалка, Түбән Кармалка, Лагерка, Иске Сережкино, Әмир, Түбән Чегодай, Казанка, Кармыш, Яшәүче, Туймәт авыллары үзешчәннәре берсеннән-берсе эчтәлекле номерлары белән сөендерде.
-Узган алты концертта 300дән күбрәк кеше 140 тирәсе номер күрсәтте. Әлегә иң күп артистлар (62) белән Бәркәтә авылы үзешчәннәре чыгыш ясады, - диде фестивальнең жюри әгъзасы Әлфия Закирова. – Быелгы чыгышлар үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый. Сугыш елларын тасвирлаган театральләштерелгән тамашаларны бик оста итеп башкаралар үзешчәннәребез.
Смотр-конкурсның киләсе концерты 10 мартта Иске Элмәле авылында үтәчәк. Мондый чыгышларны Ульяновка, Әккәрәй, Иске Үтәмеш тамашачылары да күрә алачак. Смотрда район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре дә катнаша. Сайлап алу турын 20-21 мартта район мәдәният йортында тәмамлыйлар. “Туган як җәүһәрләре” – “Жемчужины родного края” халык иҗаты район фестиваленең гала-концерты 4 апрельгә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев