Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән театры артистларын аягүрә басып алкышлыйлар

Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры Данил Салиховның "Парлы ялгызлар" драмасын Чирмешән тамашачысына да тәкъдим итте. Моңа кадәр коллектив спектакльне районыбызның 8 авылында, хәтта Бөгелмә шәһәрендәге татар халык театрларының "Идел-йорт" республика фестиваленең зона ярышында да күрсәткән. Сугыштан соңгы еллар вакыйгаларын үз эченә алган әсәр тамашачыны көлдерә дә, елата да,...

Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры Данил Салиховның "Парлы ялгызлар" драмасын Чирмешән тамашачысына да тәкъдим итте. Моңа кадәр коллектив спектакльне районыбызның 8 авылында, хәтта Бөгелмә шәһәрендәге татар халык театрларының "Идел-йорт" республика фестиваленең зона ярышында да күрсәткән.

Сугыштан соңгы еллар вакыйгаларын үз эченә алган әсәр тамашачыны көлдерә дә, елата да, уйланырга да мәҗбүр итә, вакыты-вакыты белән хәтта фикерләр каршылыгы да тудыра. Ни өчен бу герой күрә торып болай эшли, дигән уй керә күңелгә. Ләкин, кызганычка каршы, тормыш сценарий буенча бармый шул. Еш кына, төрле сәбәпләр аркасында, вәгъдәләр үтәлми, сөйгән ярлар кавышалмый...
Ә әсәрнең тамашачының күңеленә үтеп керүе - монысы инде режиссерның һәм артистларның уңышын, һөнәри осталыгын дәлилли.
-Артистларыбыз Илдар Галимов, Альмир Жораев, Ралия Бәдретдинова, Илназ Һәм Ләйсән Газыймовлар, Госман Мортазин, җырчы егетләребез - барысы да үз рольләрен бик оста башкардылар, - ди театрның режиссеры Рушания Шакирова. - Газыймовларның тәүге тапкыр сәхнәгә чыгулары дип кем әйтә ала? Ә Госман абыебыз 73 яшендә дә егәрлеген, кәеф күтәренкелеген җуймаган, егетләрдән дә җитез әле ул.
Рушания Шакированың режиссер буларак бу сигезенче спектакле. Гомумән, Чирмешән татар халык театрының казанышлары байтак - коллектив "Халкым минем", "Идел-йорт" фестивальләрендә Гран-при, башка күп кенә бәйгеләрдә төрле номинацияләр буенча җиңүләр яулады.
-"Парлы ялгызлар" спектакле катлаулы, авыр әсәр булса да, тамашачы бик җылы кабул итте, - ди Р. Шакирова. - Авылларда хәтта аягүрә басып алкышладылар. Киләчәктә Самара өлкәсенең татар авылларына да гастрольләргә чыгу ниятебез бар. Тамашачының театрны яртып кабул итүе безне дә дәртләндерә.
Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы халык театры