Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уйна әле, уйна гармун

Соңгы елларда төрле чараларда, мәҗлесләрдә "тере" музыка җитми, гармун һәм баян сирәк күренә. Югыйсә, авылларыбызда әлеге музыка уен коралларында йөрәкләрне җилкендереп уйнаучылар бик күп. Үткән атна якшәмбесендә район үзәгендә инде икенче мәртәбә оештырылган "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәмендә кырыклап баянчы һәм гармунчы үз осталыгын күрсәтте, аларның чыгышын йөзләгән тамашачы алкышлады. Инде 73...

Соңгы елларда төрле чараларда, мәҗлесләрдә "тере" музыка җитми, гармун һәм баян сирәк күренә.


Югыйсә, авылларыбызда әлеге музыка уен коралларында йөрәкләрне җилкендереп уйнаучылар бик күп.
Үткән атна якшәмбесендә район үзәгендә инде икенче мәртәбә оештырылган "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәмендә кырыклап баянчы һәм гармунчы үз осталыгын күрсәтте, аларның чыгышын йөзләгән тамашачы алкышлады.

Инде 73 яшьлек Камил Мингалимов бу чарага Яр Чаллыдан ук кайткан. Күпне күргән тальянында белеп, яратып, моңлы итеп, иркен уйный. Моңа кадәр дә байтак бәйгеләрдә катнашкан, танылган. Инде алтмыш еллап гармун белән дус икән. Бүген дәртле көйләрне оста уйнавы белән күпләрне әсир итте. Сүз уңаенда, Бәркәтәдә туып үскән якташыбыз стажлы рәссам да, тиздән ул туган як тарихы музеенда үз картиналарыннан махсус, шәхси күргәзмәсен оештырмакчы.

Алексей Иванов Самара өлкәсеннән, Сәләйдән. Гармунны тыңлата, "биетә" белә. Аның чыгышы аеруча ошады. Чуваш, татар, рус халык көйләрендә "сиптерә" генә Алексей. Һичшиксез, сәләтле, талантлы егет.

Бертуганнар - Ильяс һәм Әкъдәс Гыйниятуллиннар, Илһам Мортазин, Илдар Биктаһиров, Геннадий Игнатьев, Фәрит Мәүҗетов һәм башкалар - һәркайсы дистә еллар буе баян һәм гармуннарын кулдан төшерми, һәркайсы атказанган. Кулларыгыз талмасын, егетләр!

Ветераннар: Лагеркадан Михаил Назаров, Әмирдән Сәетгәрәй Мәслахетдинов, Чирмешәннән Мәрьям Дәүләтшина һәм Ваһап Кәримов, Лашманнан Сөләйман Шәрәфетдинов, Ивашкинодан Петр Калмыковлар гомерләре буе гармунда һәм баянда уйнаганнар, зур - зур мәҗлесләрне музыкаль яктан бизәгәннәр. Билгеле, өлкәнрәк буын музыкантлар халык көйләрен аеруча якын итеп, ләззәтләнеп башкаралар.

Аларга лаеклы алмаш үсә. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче, бүгенге бәйрәмнең иң яшь катнашучылары Николай Гераев һәм Ирек Гомәров, күренеп тора, баян телләрен тоемлый беләләр. Ә Арыслан Рәхмәтуллин инде шактый остарган, өметле, үзенчәлекле баянчы. Бүген ул Әлмәттә музыкаль колледжда укый. Киләчәктә үзен башка, зуррак бәйгеләрдә дә лаеклы күрсәтә алуына шик юк.

"Мин беренче класста ук ике рәтле хромкада, "Кубань"да уйный башладым, бишенче класста баянга күчтем. Хәзерге "Колос" баяным авылдашым - хәрби музыкант Рәфкать Алиев бүләге, - ди Әмирдән килгән Исмәгыйль Сафин. - Безнең авыл, гомумән, баянчыларга бик бай булды. Хәзерге яшьләрнең дә олылар тәҗрибәсен үз итүләрен баян һәм гармун тавышының ешрак яңгыравын телим".

Рәис Мөхәммәтҗановның (Чирмешән - Лашман) ялтыр -йолтыр килеп торучы, "үзе уйнаучы" "Чайка"сы да юбилеена бүләк икән. Аны Мәскәүдә яшәүче кардәше - Роза апасы Казанда сатып алган.
Маэстро, сәхнә остасы Рәүф Җиһаншин (Югары Чегодай) уйнаганда, җырлаганда микрофон да кирәкми, аның чыгышы район тамашачысына гел хуш килә. Ошбу бәйрәмдә дә Рәүфне тын калып, яратып тыңладылар.

...Яшьләрнең ял итү үзәге каршында үтүче "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме дәвам итә. Төрле авыллардан килгән баянчылар һәм гармунчылар уйнаган арада балалар сәнгать мәктәбе укучылары берсеннән - берсе матур, эчтәлекле биюләр күрсәттеләр.

Бүген кайберәүләр үзләре уйнап, үзләре үк җырлап та тамашачылар күңелен яуладылар.

"Уйнагыз, гармуннар!" быел да югары дәрәҗәдә, колачлы узды дия алабыз. Район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, район мәдәният бүлеге һәм мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре оештырган тансык бәйрәмдә инде танылган, виртуоз, билгеле һәм сәхнәгә әле генә күтәрелә башлаган яшьрәк гармунчылар, баянчылар белән дә таныштык. Рәхмәт, эшкуарлар: Булат Латыйпов (Чирмешән "Булгар" кибете хуҗасы), Мингариф Шакиров (Лашман), Фәнүзә Гобәйдуллина ("КүтәмәАГРОфирмасы җитәкчесе), Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар (Әмир, Сургут), шулай ук Шәүкәт Гатин (район финанс - бюджет палатасы җитәкчесе) бәйрәмнең чыгымнарын бик теләп күтәрештеләр. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Әхтәмова бәйрәмне үткәрү идеясен хупладылар, кирәк ярдәмне күрсәттеләр.

"Уйнагыз, гармуннар!"га килүчеләргә үзәк ашханә хезмәткәрләре урамда ук тәмле, татлы ризыклар, хәтта шашлык та тәкъдим иттеләр.

Бәйрәмдә чыгыш ясаган һәр гармунчыга, һәр баянчыга Диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Бик тансык чара тәмам, әмма анда алган тәэсирләр күпләр күңелендә һәм озак сакланыр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме