Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сосновкада күлне чистартачаклар

Сосновкада яшәүчеләрнең иң зур хыялы - авыл уртасындагы күлне чистарту мәсьәләсе хәл ителергә мөмкин. Ульяновка буасында исә капиталь ремонт ясарга планлаштыралар. Район башлыгы Наил Зарипов Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоровның Чирмешәнгә эшлекле визиты вакытында шулар турында сүз алып барды. Министр, район җитәкчесе белән, ике авылны да үзе...

Сосновкада яшәүчеләрнең иң зур хыялы - авыл уртасындагы күлне чистарту мәсьәләсе хәл ителергә мөмкин. Ульяновка буасында исә капиталь ремонт ясарга планлаштыралар.

Район башлыгы Наил Зарипов Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоровның Чирмешәнгә эшлекле визиты вакытында шулар турында сүз алып барды. Министр, район җитәкчесе белән, ике авылны да үзе карап йөрде. Быел Сосновка буасын чистарту буенча проект ясалырга тиеш. Киләсе елда биредә эшне башларга да ниятлиләр.
Ульяновка буасында капиталь ремонт үткәрү дә 2015 елга планга кертелергә мөмкин. Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов министрдан Сосновка, Саминовка һәм Нагорный поселокларында халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен өстәмә скважиналар бораулауда ярдәм сорады.
Министрга район үзәгендәге чистарту корылмаларын да күрсәттеләр. Биредә дә үзгәртеп кору - реконструкция таләп ителә. Чирмешәннең Амур ягындагы канализация челтәрләрен файдалануга тапшыруда да тоткарлык бар. Артем Сидоров каты көнкүреш калдыклары полигонын да карап чыгарга теләк белдерде. Бүген монда төп проблема - сортларга бүленгән чималны урнаштыра алмыйлар. Картонга һәм полиэтиленга ихтыяҗ бар. Ә менә чүпрәк-чапракны, пыяла шешәләрне, пластмас калдыкларны алучы юк. Полигонда 60 тоннадан артык икенчел чимал тупланган. Биредә калдыкларны тигезләргә, эттерергә чылбырлы зур трактор кирәк.
Наил Шамил улы министр белән район үзәгендәге Җиңү паркында да булдылар. Биредә инде берничә ел төзелеш, төзекләндерү эшләре бара. Башкарасылар тагын бар әле.
Артем Сидоров Яңа Элмәле буасы буенда шәхси эшмәкәр - балыкчылык белән шөгыльләнүче Иван Плотников белән дә әңгәмә корды.
-Буа буена ял итәргә, балык тотарга чирмешәнлеләр генә түгел, ә күрше районнардан да бик күп кеше килә, - ди Иван. - Ә безнең чүп контейнерлары, ял урыннары - беседкалар урнаштырырга мөмкинлегебез юк. Банкларга да мөрәҗәгать иттек, кредит бирмиләр. Бу мәсьәләне хәл итүдә сез ярдәм күрсәтә алмассызмы?!
Казан кунагы Чирмешәндә күтәрелгән проблемаларны игътибарсыз калдырмаячагын әйтте, аларның күпчелеге республиканың экологик чаралар планына кертеләчәк һәм район, башка министрлыклар белән аларны хәл итү юллары каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосновка авылы