Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар бер тапкыр акчалата түләү алачак. Аның күләме 10мең сум.
Россия Пенсия фонды ветераннарның исемлеген төзеп, түләүне оештыру эшләрен башкарган. Районда 10 Бөек Ватан сугышы ветераны шундый түләү алачак.
-Безнең аша пенсия алучы 9 ветеранга әлеге түләү РФ Пенсия фондының район идарәсе аша башкарылачак, - ди фонд начальнигы Лилия Гатина. - Ә берсенә ул Эчке Эшләр министрлыгы аша биреләчәк.
Түләү алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ул пенсия кебек үк киләчәк. Ветераннар аны май-июнь айларында алачак.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Нет комментариев