Чирмешән районында лотерея билетлары уйнатыла
Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә яшәүче балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итү матур традициягә әйләнде. Быел да шундый балаларга матди ярдәм күрсәтү максатында район оешмаларында эшләүчеләр арасында лотерея билетлары уйнатыла. Инде 7 мең сумлык билетлар сатылган да. Бу эштә туган як тарихы музее, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе, район...
Инде 7 мең сумлык билетлар сатылган да. Бу эштә туган як тарихы музее, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе, район мәдәният йорты, энерготехсервис, район мәшгульлек үзәге, физкультура-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре үз өлешләрен керткәннәр - билетлар сатып алганнар.Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев