Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Көн темасы

Чирмешән инспекторлары техникага “бәйләнә“

Язгы кыр эшләрендә тормозлары ышанычлы, утлары янган куркынычсыз техника эшләргә тиеш. Күзәтчелек органнары 25 апрельгә кадәр, чәчү башланганчы, "колхоз"лардагы машина -тракторларның төзеклеген тикшереп чыгуны максат иткән. "Гостехнадзор" ның райондагы белгечләренә юридик затларда - оешмаларда һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә исәпләнгән 450ләп берәмлек трактор, арба, ә таттехконтрольчеләр 200 тирәсе җиңел һәм йөк...

Язгы кыр эшләрендә тормозлары ышанычлы, утлары янган куркынычсыз техника эшләргә тиеш. Күзәтчелек органнары 25 апрельгә кадәр, чәчү башланганчы, "колхоз"лардагы машина -тракторларның төзеклеген тикшереп чыгуны максат иткән.

"Гостехнадзор" ның райондагы белгечләренә юридик затларда - оешмаларда һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә исәпләнгән 450ләп берәмлек трактор, арба, ә таттехконтрольчеләр 200 тирәсе җиңел һәм йөк автомашинасының төзеклегенә бәя бирәчәк. -Әлегә ике - "Әхмәтҗанов Ә.К." һәм "Чирмешән - АГРО" хуҗалыкларының тракторларын тикшердек. Аларда техосмотрга яхшы әзерләнгәннәр,- ди "Гостехнадзор"ның райондагы инженер-инспекторы Рифат Гатин.
Белгечләр техникаларның тормоз системасына, руль идарәсенә, утларның яну-янмавына аерым игътибар итә.
-Тикшерәләрме, юкмы- трактор гел төзек булырга тиеш инде ул. Юлда ни булмас. Техника тирәсендә ут сүндергечсез дә, аптечкасыз да ярамый,- ди "Чирмешән АГРО" җәмгыяте тракторчысы Александр Беззубов.
"Таттехконтроль"нең райондагы белгечләре исә, "Татавтодор" участогы һәм югарыда телгә алган "Чирмешән - АГРО" автомашиналарын карап чыккан.
-Былтыргы техник карау вакытында булган җитешсезлекләр быел юк. Ике оешмадагы техникаларга да бары бер генә дәгъва - кайбер машиналарда машина көпчәкләре искерәк,-ди инспектор Марат Сафиуллин.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан