Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сәламәтлегең ярамаса – рульгә утырма

Район прокуратурасы 15 шоферның транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукларын туктату турында судка гаризалар белән мөрәҗәгать итте. Моңа транспорт белән аек булмаган килеш идарә итү дә, башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу да сәбәпче түгел. Бу кешеләргә әлеге төр эшчәнлек белән шөгыльләнүне медицина күрсәтмәсе нигезендә туктату таләп ителә. -Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы...

Район прокуратурасы 15 шоферның транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукларын туктату турында судка гаризалар белән мөрәҗәгать итте.

Моңа транспорт белән аек булмаган килеш идарә итү дә, башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу да сәбәпче түгел. Бу кешеләргә әлеге төр эшчәнлек белән шөгыльләнүне медицина күрсәтмәсе нигезендә туктату таләп ителә.
-Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында законның үтәлешен тикшерү барышында йөртү таныклыгы булса да, 41 яшьлек ир-атның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмавы ачыкланды, - ди район прокуратурасы ярдәмчесе Михаил Пронин.- Бу район үзәк больницасының клиник-медицина экспертизасы йомгакламасы белән раслана.
Прокурорның район судына җибәрелгән 15 гаризасыннан 6сы канәгатьләндерелгән, 9сы тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд шофер прокурор Транспорт белән идарә итүчеләргә