Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Гаиләсен балта белән чабып үтергән...

Бу коточкыч гамәлне 16 яшьлек үсмер кылган.

Пермь краенда 16 яшьлек үсмер әти-әнисен һәм кече апасын үтерүдә гаебен таныган, дип хәбәр итә урындагы тикшерү комитеты.

"Сорау алу барышында үсмер үз гаиләсе әгъзаларын үтерү турында күрсәтмәләр бирде. Ул гаилә низагларын җинаятьнең мотивы дип атады", - диелә ведомство хәбәрендә.

Шикләнелүчегә гаепләү белдерү һәм аңа карата чик кую чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерүчеләр шулай ук бу гаиләдә балаларны тәрбияләү шартларын ачыклый һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау органнарының гамәлләренә бәя бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, җинаять 1 март кичендә Октябрьский бистәсендәге шәхси торак йортта була. Үсмер әнисенә, әтисенә һәм сеңлесенә балта белән күп тапкырлар бәргән. Алар шунда ук үлгән, ә укучы таксида качарга омтылган, тик аны Екатеринбургта тоткарлаганнар.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев