Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешән участковыйлары: “Эшебез кеше язмышлары белән бәйле”

Берәүнең велосипедын урлаганнар, икенчеләрнең күршеләре тавышлана, кемнеңдер хуҗалыгын басканнар... Чирмешән районы полиция бүлекчәсенең өлкән участок уполномоченныйлары Сергей Баляевка һәм Сергей Кашаевка халык шундыйрак мәсьәләләр уңаеннан да ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә.

Чирмешән егете Сергей Баляев армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 2004 елда район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Анда төрле вазифалар башкарырга туры килгән якташыбыз – 2021 елдан полиция участок уполномоченные. Хәзер ул Чирмешән участокларына хезмәт күрсәтә. Яхшы участковый үз участогында яшәүчеләрнең һәрберсен белә, ышанычсыз гражданнар белән дә яхшы мөгамалә төзүгә ирешә, кешенең нинди булуын аңларга өйрәнә. Болар барысы да тәҗрибә белән килә.

-Хезмәтем кызыклы да, катлаулы да. Һөнәремне халыкка хезмәт итү, ярдәм итү теләге белән сайладым. Шушы еллар дәверендә төрле җинаять эшләрен ачыкларга барырга туры килде. Төп кыенклык – вәзгыятьне, кешеләрнең безгә нинди гозер белән килүен аңлый белү, ялгышмыйча, дөрес карар кабул итү, чөнки бу кеше язмышы һәм киләчәге белән бәйле, - ди Сергей Юрьевич.

Ульяновка авылы егете Сергей Кашаевның да полиция хезмәтенә килүе очраклы түгел: аның олы апасы Венера Степанова район эчке эшләр бүлегендә күп еллар тикшерү начальнигы булып эшләгән. Сергейның үрнәк алырлык кешесе бар! Ул 2007 елдан бирле участок уполномоченные булып эшли.

-Эшем авыр булса да, миңа бик ошый. Эчке эшләр органнарында гомуми стажым инде 23 ел булды, - ди өлкән участок уполномоченные Сергей Николаевич.

Якташларыбызны җитәкчелекләре дә мактап кына тора.

-Сергей Баляев һәм Сергей Кашаев – тәҗрибәле хезмәткәрләр, үз бүлекчәләрендә күптән эшлиләр, эшләрен яхшы беләләр. Җаваплылар, ярдәмчелләр, җинаятьләр ачуга да зур өлеш кертәләр. Аларга карата халыктан шелтәләр һәм зарлар булганы юк, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы бүлекчәсе буенча тикшерү төркеме начальнигы Александр Мордвинов.

Участковыйларның төп бурычы – хокук, тәртип бозуларны булдырмау, кешеләр белән элемтә урнаштыру, проблемаларны чишүдә ярдәм итү. Шуңа аларның эшчәнлегенә төп бәяне дә халык бирә.

-Үземнең, бәхеткә, аларны чакыртканым юк. Әмма ишетеп беләм: икесе дә мактауга лаек хезмәткәрләр, һәрвакыт эшләре алдынгылар рәтендә, уңышлы бара. Тырыш егетләр, - ди Бәркәтәдә яшәүче Венера Биккулова.

-Бик ышанычлы, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы участковыйлар. Теләсә кайсы вакытта булышырга әзер торалар. Авыл җирлегенә чакыртырга да туры килгәли. Тиз арада килеп, бөтен сораулар, мәсьәләләр буенча ярдәм итәләр, - диде Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов да.

Якташларыбыз икесе дә полиция майоры званиесендә. Гаиләлеләр. Балалары үсеп килә. Сүз уңаеннан, Сергей Кашаевның тормыш иптәше Наталья да район полиция бүлекчәсендә эшли.

Хезмәт бурычларын җиренә җиткереп үтәгәне, эшләрендә ирешкән уңышлары өчен, полиция майоры Сергей Баляевның фотосурәте район үзәгендәге Мактау тактасында да урын алган. Кыскасы, сынатмый егетләр. Безнең иҗат төркеме белән дә озын-озык әңгәмә корып утырырга вакытлары булмады аларның, тизрәк эшләренә ашыктылар. Менә шундый була инде халык участковыйлары!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев