Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында су өчен скважинаны коймасыз калдырганнар

Иске Кади авылындагы бер хуҗалыктан тимер торбалар, Кече Чегодай авылындагы су өчен скважинасы территориясеннән 42 данә профнастил урлаганнар.

30 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенә 31 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполноменныйлары 15 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, өчесе - материаль зыян белән, бер авариядә бер кеше тән җәрәхәтләре алган. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 62 очрагы ачыкланган.

Чирмешән кешесе, бергә спиртлы эчемлек кулланганан соң, шешәдәшенең 20 мең сум акчасын һәм кесә телефоннын урлавы турында гариза язган.

Тагын бер чирмешәнле Иске Үтәмеш фермасыннан ике электр двигателе һәм профнастил югалуы хакында хәбәр биргән. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев