Браконьерлык белән шөгыльләнгән Чирмешән кешесенә карата район суды 45 мең сум күләмендә штраф түләү турында карар чыгарды.
33 яшьлек Чирмешән кешесе лицензиясез һәм путевкасыз кабан дуңгызы аткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган иде.
-Моның белән ул дәүләткә 45 мең сумлык зыян салган, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Дөрес,...
Браконьерлык белән шөгыльләнгән Чирмешән кешесенә карата район суды 45 мең сум күләмендә штраф түләү турында карар чыгарды.
33 яшьлек Чирмешән кешесе лицензиясез һәм путевкасыз кабан дуңгызы аткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган иде.
-Моның белән ул дәүләткә 45 мең сумлык зыян салган, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Дөрес, аучы суд утырышына кадәр зыянны каплаган. Хәзер аңа шул ук күләмдә штраф та түләргә туры киләчәк.
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев