Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләр “Изге Болгар җыенына” бардылар

Борынгы Болгар шәһәрендә Идел буе Болгариясе тарафыннан Ислам динен кабул итүгә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Анда безнең районнан да 80ләп кеше катнашты.

-Бу чарага районнан ике автобус барды, изге сәфәргә үз автомобильләрендә килүче якташларыбыз да булды, - диде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Быел, башка еллардан аермалы буларак, биредә хаҗ сәфәренә өч юллама уйнаттылар, татарча көрәштә дә катнашучылар күп иде, тәүбә намазы укылды.

Быел “Изге Болгар җыены” тантаналы чарасы “Россия — Ислам дөньясы: KazanForum” XV халыкара икътисадый форумының мәдәни программасына кертелде. Барлык делегатлар да бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булды.

Рамил Ибраһимов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев