Чирмешән районында сыерлар да корбанга чалынган
Корбан гаете көннәрендә район авылларында 1000нән күбрәк сарык һәм биш баш сыер корбанга чалынган.
Иске Кади, Чирмешән, Кара Чишмә авыллары мөселманнары мөгезле эре терлекләрне дә корбан иткәннәр. Гадәттәгечә, Кара Чишмәдә корбан чалучылар аеруча күп.
Район башлыгы Рамил Айбатов корбан ашын, район мөхтәсибәтендә әйтүләренчә, үзәк мәчеттә оештырган.
21 июльдә үзәк мәчеттә тагын корбан ашы узачак. Казан шәһәрендә яшәүче якташларыбыз бу көнне, җомга намазыннан соң, дин кардәшләребезне корбан итеннән авыз иттерәчәк.
– Хәзер мәчетебез янында машина кую проблемасы юк, дин йортына килүчеләрнең автомобильләренә урын җитәрлек. Район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән машина кую урыныбыз иркенәйде, рәхмәт, – диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев