Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы башлыгы мәчетләрдә ифтар ашлары уздыра

Чирмешәннең үзәк мәчетендә район башлыгы Рамил Айбатов оештырган, аш әзерләү чыгымнарын күтәргән ифтарга 200ләп дин-кардәшебез җыелды. Авыз ачу мәҗлесенә килгән кунаклар Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, казый Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин вәгазен дә тыңлый алдылар.

Район башлыгы туган авылы Бәркәтә мәчетендә дә ифтар оештырачак. Моннан тыш Рамил Тәлгать улы 14 апрельдә Мөшбикә мәчетенә ашка чакыра.

- Ураза тотучылар елдан-ел арта, яшьләрнең, балаларның дингә тартылуы аеруча куанычлы, - ди район имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Тәрәвых намазларына да һәр көнне 50-60 кеше җыела.

Чирмешәннең үзәк мәчетендә һәр көнне ифтар ашлары уза, ай ахырына кадәр барлык көннәр дә бүленгән. Авыллар халкы, аерым нәселләр, туганнар берләшеп мәчеттә авыз ачтыра, кайберләре хәтта икешәр көн алган. Моннан кала өйләргә дә ифтар мәҗлесләренә чакырылар. Мөшбикә мәчетендә ашлар көн аралаш уза, авыл мәчетләрендә дә авыз ачтырулар оештыралар. Мәҗлес чыгымнарын читтә яшәүче якташлар да күтәрешә.

Үзәк мәчеттә тәрәвых намазларын Төркиядән килгән ике коръән-хафиз чиратлап алып бара. Биредә Рамазан ае дәвамында Коръән хәтем кылалар, ягъни имам артыннан бергәләп Коръәнне тулысынча укып чыгалар.

 Рамил Ибраһимов һәм Кадыйр Гомәров фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев