Чирмешән районы мөхтәсибәте балалар арасында Коръән уку бәйгесе оештыра.
Мондый бәйге районда инде икенче тапкыр үткәрелә. Чарада районда яшәүче балалар катнаша ала. Алар дүрт номинациядә (6 яшькәчә, 7-9, 10-12 һәм 13-15 яшьлекләр) көч сынашачак, Коръән уку буенча осталыкларын күрсәтәчәк. Бәйге Чирмешәннең үзәк мәчетендә 6 мартта узарга тиеш, ул сәгать 9да башлана.
фото: Рамил Ибраһимов
Нет комментариев