30 октябрь 2025 яңалыклары
-
Чирмешәндә оештырылучы “Тоннель” операциясендә җәяүлеләрне дә тикшерәләр
Чирмешән районы автоинспекторлары 2025 елның 31 октябрендә район үзәгендә чираттагы “Тоннель” операциясенә чыга.
-
Чирмешән районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү күләме арткан
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында тәүлеклек тулаем савым, үткән елгы шушы чор күрсәткечләре белән чагыштырганда “плюс” белән бара.
-
Берәү үз исеменә займ рәсмиләштерүдән зарланып, Чирмешән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән
23-29 октябрьдә район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан өч эш кузгатылган.
-
Яшәүче авылы янындагы Кирлемар тавында истәлек ташы куясы иде
Хөрмәтле редакция! Җәмәгатьчелек тарафыннан искә алынган һәм илебез тарихында тирән эз калдырган, узган гасырның 1930-1937 нче елларында булып үткән репрессияләр безнең нәселебезгә дә кагыла. Ә нәселебез XVIII гасырда, хәзерге Әлмәт районы Тайсуган авылының данлыклы мәдрәсәсе җитәкчесе Габдрахман хәзрәттән килә. Габдрахман хәзрәтнең тамырлары Бикчура ханга барып тоташа.
-
2 нче Чирмешән урта мәктәбендә 154 бала
2 нче Чирмешән урта мәктәбендә 154 бала укый, аларга 18 укытучы дәрес бирә.
-
Туймәтлеләр СВОдагыларга маскировка челтәрләре үрү өчен 100 мең сум акча җыйды
Туймәт авылының бер төркем хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге якташларга даими булышып торалар. Алар, акча җыеп, Чирмешәндәге Архангел Михаил чиркәвенә маскировка челтәрләре үрүчеләргә илтәләр, анда үрүдә үзләре дә катнашалар.