Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Туймәтлеләр СВОдагыларга маскировка челтәрләре үрү өчен 100 мең сум акча җыйды

Туймәт авылының бер төркем хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге якташларга даими булышып торалар. Алар, акча җыеп, Чирмешәндәге Архангел Михаил чиркәвенә маскировка челтәрләре үрүчеләргә илтәләр, анда үрүдә үзләре дә катнашалар.

-Материаллар сатып алуда ярдәм итә алмассызмы, дип, авыл төркеменә хәбәр салгач, халык моны күтәреп алды һәм бер тәүлек эчендә 100 мең сум чамасы акча җыелды. Халык әле дә акча күчерә, кайберәүләр үзләре китереп бирә, рәхмәт авылдашларга, - ди әлеге эштә башлап йөрүчеләрнең берсе Ландыш Сәгыйрова. – Моңа читтә яшәүче авылдашларыбыз да кушылды. Без җыелган сумманы көнендә үк Архангел Михаил чиркәвенә илтеп бирдек.

 

Биредә Евгений Захаров һәм Валентина Пыжиковалар туймәтлеләрнең ярдәмен сөенеп кабул иткәннәр. Алар бу акчаларга кирәкле материаллар сатып ала һәм шулардан маскирова челтәрләре үрәләр, носилкалар тегәләр. Биредә эшче куллар да бик кирәк.

-Җәй көннәрендә авылдашлар белән җыелып килеп булыштык. Материаллар кайткач, тагын килергә планлыйбыз, - диләр үзләренең дә якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы Дилә Сөләйманова һәм Ландыш Сәгыйрова. – Яу кырындагы егетләргә нинди генә ярдәм дә артык түгел.

Ландыш Сәгыйрова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев