Чирмешәндә оештырылучы “Тоннель” операциясендә җәяүлеләрне дә тикшерәләр
Дорожное движение

Чирмешәндә оештырылучы “Тоннель” операциясендә җәяүлеләрне дә тикшерәләр

Чирмешән районы автоинспекторлары 2025 елның 31 октябрендә район үзәгендә чираттагы “Тоннель” операциясенә чыга.

“Тоннель”ның максаты - юл бәла-казаларын кисәтү. Автоинспекторлар җәяүлеләрнең тиешсез урында юлны кичеп чыгуларына һәм машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәүләренә игътибарны арттырачак. Чара иртәнге 7.00дән 9.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.


Нет комментариев